Путин Россия көнендә традицияләрнең һәм рухи нигезләрнең мөһимлеген ассызыклады

РФ Президенты Владимир Путин ил халкын Россия көне белән котлады. Ул дәүләт өчен традицияләр, әхлакый кыйммәтләр һәм рухи нигезләр мөһим, дип ассызыклады.

«Алар Россиянең меңьеллык тарихы дәвамында туган һәм ныгыган, һәм бүген безнең күп милләтле халыкны берләштерәләр, аның өчен һәрвакыт ихлас һәм тирән ватанпәрвәрлек хисләре изге булды һәм булып кала», — диде Президент якшәмбе көнне Кремльдә Хезмәт Герое премияләрен тапшыру тантанасында.

Путин шулай ук бүген Россия халкының бердәмлеге мөһим дип белдерде.

«Мондый бердәмлек, Ватанга тугрылык, аның өчен җаваплылыкны безнең бабаларыбыз васыять итте», — дип йомгаклады дәүләт башлыгы.


Фикер өстәү