Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлау өчен тәкъдим ителде

Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы) итеп сайлау өчен тәкъдим ителде.

Бүген Казанда Татарстан Фәннәр академиясенең социаль-икътисадый һәм гуманитар фәннәр бүлекләренең берләштерелгән отчет-сайлау җыелышы булды. Анда кайбер фәнни юнәлешләр буенча Татарстан Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзалары (академиклары) һәм әгъза-мөхбирләре вакансияләренә сайлау өчен кандидатуралар карап тикшерелде. «Политология» белгечлеге буенча Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы вакансиясенә сайлау өчен, Дәүләт Советы Рәисе, сәясәт фәннәре докторы Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы ике бүлек әгъзалары тарафыннан да бертавыштан хупланды.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, аның хезмәт юлы озак еллар иҗтимагый-сәяси өлкәгә бәйле булган. «Узган гасырның давыллы туксанынчы елларындагы социаль-икътисадый эшчәнлек, барлык әһәмиятле мәсьәләләр буенча да җәмәгатьчелек фикерен анализлау өчен, тәҗрибәгә нигезләнгән гаять бай материал бирде, – диде ул. – Татарстанлыларның рухи халәтен даими рәвештә белешеп тору дәүләтнең «базарга йомшак керү» сәясәтен фәнни яктан нигезләргә, сәнәгать-икътисад тармагын саклап калу һәм үстерү буенча зур бурычларны хәл итәргә, республикадагы социаль процессларны тотрыкландырырга мөмкинлек бирде. Бу темага монографияләремдә, мәкаләләр һәм чыгышларымда бәян ителгән нәтиҗәләр 1996 елда социологик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алу өчен язылган диссертациямнең нигезен тәшкил итте».

Фәрит Мөхәммәтшинның фәнни эшчәнлегенең икенче юнәлеше булып федерализмны үстерү мәсьәләләре тора. Аның докторлык диссертациясе «Республиканың – РФ субъектының – социаль-сәяси үсеш факторы буларак федератив мөнәсәбәтләр» темасына язылган иде. «Татарстанда без федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр кору принципларын еш кына интуиция нигезендә формалаштыра идек», – дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин академикларның игътибарын яңартылган дәүләтчелек төзү процессында милләтара дуслык һәм татулыкны саклап калу эшендә Татарстан җитәкчелеге кулланган ысулларның Россия күләмендә һәм халыкара танылуына юнәлтте. Бу өлкәдәге эксперт потенциалының Россия Федерация Советы, Татарстан Рәисе каршындагы консультатив органнар эшчәнлегендә файдаланылуын, фәнни докладлар, мәкаләләр язганда кулланылуын ассызыклады ул.

Утырышта «археология», «политология» белгечлекләре буенча хакыйкый әгъзалар, «җинаять-хокук фәннәре» һәм «педагогика» белгечлекләре буенча әгъза-мөхбирләр вакансияләренә кандидатуралар да карап тикшерелде.

Тәкъдим ителгән кандидатларны сайлау 23 июньдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гомуми җыелышында булачак.

 


Фикер өстәү