Истанбул килешүен сагынганда

Сәяси шахмат тактасында диспозицияләрне үзгәртергә теләк Мәскәүдә дә сизелә. Петербург халыкара икътисадый форумның чираттагысы шул максатларга ирешүнең бер баскычы булырга тиеш иде. Форумга төрле күзлектән карап бәя бирергә мөмкин. Андагы кайбеп чыгышларга ышансак, Россиянең хәлләре көтелгәннән яхшырак. Гомумән, Россия ягыннан форумга гел оптимистлар гына җыелган иде.

Форумның төп вакыйгасы Владимир Путинның рекордлы озынлыкта чыгышы булды. Кремль лидеры алдагы көннәргә зур максатлар билгеләде. Аның фикеренең төп сөземтәсе шул: товарларга ихтыяҗ тууын көтеп торырга кирәкми, ихтыяҗны булдырырга кирәк. Аңлашыла инде: ихтыяҗ тусын өчен, халык кесәсе калын булырга тиеш. Кесәне калынайтуның төп юлы – хезмәт хакларын үстерү. Дөресен генә әйткәндә, яңа идея түгел бу. Аны бераз гына элегрәк АКШның финанс министры Джанет Йеллен этеп чыгарган иде.

Әлегә Россиядә аерым тармакларда ярыйсы гына үсеш күзәтелә. Әмма аны финанс министры Антон Силуанов әфәнде «кызу» (перегрев) дип атады. Икътисад кредитлау хисабына үскәндә шулай була: башта зур алгарыш, аннан соң кискен түбәнгә егылу күзәтелә. Россиядә хәзер шуның беренче этабы күзәтелә. Бу бигрәк тә төзелеш тармагына хас.

Петербург форумы халыкара очрашу һәм килешүләр төзү урыны буларак әһәмияткә ия. Россиянең төп уңышларының берсе – изоляциядән котылу, Көнбатыш державалары планлаштырган блокаданың барып чыкмавы. Бу уңышта Мәскәү дипломатларының өлеше күпмедер, әмма көтмәгәндә дөнья, АКШ мәнфәгатьләренә каршы килеп ике лагерьга бүленде. Санкцияләр белән чамасыз мавыгу Көнбатышка аю хезмәте күрсәтте: өченче дөнья илләре дәррәү рәвештә икътисадый яктан үсешкә ирешкән илләргә каршы лагерьга тупландылар. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчесе бу хакта Путинга: «Президент әфәнде… Россиядәге хәзерге вазгыятьне исәпкә алып, безнең тарафка бик күп янаулар килә, әмма без Көнбатыш куйган шартларга бәйсез рәвештә карар кабул иттек һәм (Россия белән хезмәттәшлеккә таба) адым ясадык», – диде.

Нәрсә генә булмасын, Украина тупыйгы Мәскәүне дә борчымый кала алмый. Петербургка Зеленский белән очрашудан соң, тыныч инициативалар белән Африка дәүләтләре делегациясе килде. Путин алар белән очрашканда, өстәлгә узган елгы Истанбул килешүен чыгарып салды. Кремль лидерының тел төбеннән шул аңлашыла: Долмабахчә музеенда нигез салынган килешү Мәскәүне канәгатьләндерәсе булган. Киев яныннан Россия гаскәрләрен чыгаруны Кремль шул килешү нәтиҗәсе дип саный. Украина килешүгә хыянәт итте дип раслый. Әйе, Буча фаҗигасен сәбәп итеп, Киев Мәскәү белән сөйләшүләрне дәвам иттерүдән баш тартты шул. Югыйсә Путин – Зеленский очрашуы һәм анда Кремль лидеры кулындагы килешү имзалануы көтелгән иде. Якларның икесе дә тиешле сыгылмалык күрсәтеп бетерә алмагандыр, мөгаен, ул чакта. Хәзер инде Истанбул сөйләшүен сагынып искә алырга гына калды.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү