Ришвәтчелек турында: Кулларга богау кидертеп кенә проблеманы хәл итеп булмаячак

18 ноябрь көнне Россиядә тарихи бер рекорд куелды: күпсанлы югары чиновникларның кулына богау кидерделәр. Моңа хәтта чит ил матбугаты да игътибар итте. Бер көн эчендә Хисап палатасы аудиторы Михаил Мень, Мәскәү өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Куракин, Плесецк шәһәре мэры Артем Огольцов һәм башка төбәкләрдәге рангы буенча бераз түбәнрәк берничә дәүләт чиновнигын тикшерү изоляторына алып киттеләр.

Түрәләрнең ирек белән хушлашуының төп сәбәбе – зур күләмдә дәүләт малын үзләштерү. Михаил Меньны, мәсәлән, 2011 елда ук, Иваново өлкәсе губернаторы булганда, бюджеттан 700 миллион сум акча урлауда гаеплиләр. Дөрес, ул гаебен танымый. Сәяси сәхнә артында, аннан дөреслек өчен көрәшкәнгә күрә генә үч алалар, гаебе юк, дигән имеш-мимешләр дә куертыла. Бу кадәресе безнең өчен караңгы, әлбәттә. Безнең бу язманың максаты да сәясәт элиталары арасындагы астыртын көрәш турында гайбәт сату түгел. Андый тарткалаш барлык дәүләтләрдә дә һәм барлык заманнарда да бар һәм булган. Нишләтәсең, адәм баласы хакимлек һәм байлыкны сөя, һәм шул юлда әллә ниләр майтарып ташлый: кайвакыт безнең кебек мокытларның чәчләре үрә тора.

Сергей Фургал

Имеш-мимешләргә карасаң, Мәскәүдә Хабаровск губернаторы Фургалдан соң тагын 5–6 губернаторның кулына корыч беләзекләр киертергә җыенган булганнар, Ерак Көнчыгыштагы халык хәрәкәте генә бу нияттән тыелып торырга мәҗбүр иткән дигән сүзләр дә күп таратыла. Юк, бу сүзләрне оппозиция дә, «сары» матбугат та түгел, үзен югары җитәкчелеккә якын торабыз дип игълан иткән катлаулар чыгара. Әмма ни генә дип әйтмә һәм ничек кенә бәяләмә, Кремль соңгы берничә елда зур түрәләрне авызлыклау буенча масштаблы эш алып бара.

Җитәкчеләр генә түгел, үзләре караклыкка каршы көрәшергә тиешле «силовик»лар да тонналап җыйган кәгазь акчаларыннан, алтыннарыннан һәм ирекләреннән колак кага. Караклыкның масштабы шундый: урланган акчага социаль өлкәне дә, технологик үсеш тармагын да тулысынча тәэмин итәргә булыр иде. Ләкин нәкъ менә шул тармакларга бүленгән акча урлана. Нәтиҗәдә ил технологик яктан чамасыз артта калды, фәкыйрьлек киң колач җәйде. Хәтта бары тик кайчандыр Россия лидерлыгыннан торган өлкә – галәм технологияләре өлкәсендә дә төп көндәш америкалылар гына түгел, күпкә түбәнрәк баскычта торганнар да космик держава булып саналган илне узып китте. Менә боларның барысы да илнең иң югары җитәкчелеген бик борчый. Сәяси Олимп башында ваемсызлар утыра дип уйласак, бу ялгыш булыр. Кулга алулар, гаеплеләрне җәзага тарту яшерен рәвештә алып барылмый бит, рәсми мәгълүмат кырында барысы да ачыктан-ачык игълан ителә. Иң соңгы яңалыклар тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтә:

илдә масштаблы административ реформа башланып килә. Мишустин кабинеты сәяси рокировкалар һәм пешка-ферзьләрнең урыннарын алыштыру буенча колачлы эш башлады. Баштарак Мишустинны, техник премьер гына булыр, кәнәфиен берникадәр биләп торгач, эштән китәр, дип фаразлаганнар иде. Әмма ул көтелмәгән рәвештә сәяси ихтыяр күрсәтә һәм җиң сызганып идарә аппаратын сүтеп җыярга ниятли. Үсеш институтлары дип аталган кырык структураның оптимальләштерелүе, Роснано җитәкчесе мәшһүр Чубайсның эштән алынуы сүзнең косметик ремонт турында гына түгел, ә капиталь үзгәрешләргә исәп тоткан эшчәнлек хакында баруына ишарә итә кебек. Атаклы прихватизаторның – Ельцин командасының соңгы могиканының арткы планга күчүе Россиядә зур бер эпоха төгәлләнүен хәбәр итә. Дөрес, Чубайс әфәндегә богау кидермәделәр, әмма аның эштән алынуы, үзе үк җәза булып кабул ителә. Чубайс Америка демократлары белән, аерым алганда, элекке Президент Клинтоннар гаиләсе белән дус, һәм Кремльгә Байден белән мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен кирәк булачак, дип әйтүчеләр дә бар. Тагын бер зур җитәкченең сәламәтлеге өметле түгел һәм 2021 ел безгә зур үзгәрешләр алып киләчәк дигән имеш-мимешләр дә куертыла. Боларының ни дәрәҗәдә хак булуын якын киләчәк күрсәтер.

Михаил Мишустин

Без сөйләргә теләгән төп тема исә башкарак. Кереш сүз шуңа озакка китте: илдә башланып килә торган масштаблы үзгәрешләр зур түрәләрнең чикләрне онытып караклык һәм ришвәт зонасына кереп китүләре сәбәпле таләп ителә. Мишустин командасы башлаган реформалар ни дәрәҗәдә уңышлы булыр, без анысын алдан әйтә алмыйбыз, әмма бер нәрсә бәхәссез: кулларга богау кидертеп кенә проблеманы хәл итеп булмаячак.

Җәза никадәр генә катгый булмасын, ул үзе генә югары орбитага килеп эләккәннәрнең нәфесен тыя, ришвәт һәм урлашуларны туктата алмый. Менә СПИД килеп чыккач, аек акылга таянып фикер йөртсәк, җенси азгынлык тукталырга тиеш иде кебек бит инде, чөнки аның төп таралу сәбәбе – ирләрнең һәм хатыннарның тотнаксызлыгы. Әмма тәҗрибә күрсәтә, дәвалап булмый торган дәһшәтле авыру йоктыру куркынычы да адәм балаларын әдәп-әхлак кагыйдәләре киртәсе эченә куып кертә алмый. Коррупция һәм дәүләт малын талау – шундый ук чирләр инде алар, СПИДның рухи кардәшләре. Ә бит җитәкчелеккә килүчеләр буш кешеләр түгел, талант та, интеллект та җитәрлек аларда. Әмма кеше нәфесе алдында боларның барысы да көчсез. Җәза да, абруйны югалту ихтималлыгы да тотып калмый кешене. Кәҗәне кәбестә янына яптыңмы, югалту котылгысыз. Россиядә масштаблар зуррак, билгеле, әмма казна малын талау – барлык илләрдә дә киң таралган күренеш бит ул.

Мәгълүм Бернард Шоу: «Демократия ул – сезнең баш очыгызга эленгән һава шары кебек, сез шуңа текәлгән чакта, башка кешеләр сезнең кесәгезне актара», – дип тиктомалга гына әйтмәгән. Аның әле тагын: «Демократия – сайлау юлы белән эшнең нидә икәнен аңламаган күпчелекнең аз санлы коррупционерларны билгеләп куюы ул», – дигән сүзләре дә бар. Бернард Шоуга ышаныгыз: ул – россияле түгел һәм үзе яшәгән системаның асылын яхшы аңлаган шәхес.

Коррупциягә һәм ришвәтчелеккә китерә торган сәбәпләрне бетермичә торып, караклыкны киметеп тә, казна малын саклап та булмый. Бездә туксанынчы елларда шундый фикер үстерелде бит: түрәләр хезмәт хаклары кечкенә булганга урлашалар, диделәр. Чиновникларның хезмәт хакы чамасыз арттырылды, әмма бу ришвәтчелекнең масштабын гына үстерде. Хәтерлик әле: Россиядә иң беренче коррупция белән бәйле җәнҗал югарыда искә алынган Чубайс әфәндегә мөнәсәбәтле рәвештә туксанынчы елларда ук купкан иде.

Аны бер Швейцария компаниясеннән 100 мең доллар ришвәт алуда гаепләделәр һәм бөтен ил телевидениесе һәм матбугаты шул хакта шаулады. Чубайс масштабындагы хәзерге түрәләр андый пүчтәк акча белән пычранып та тормый.

Ришвәт инфляциясе шулкадәр үсте: миллиардларны үзләштермәсәң, карак исемен күтәрә дә алмыйсың. Идарә итү аппаратын акчага коендыру урлашуны туктатмый, аны җәелдерә генә. Югарыда искә алынган үсеш институтлары бюджеттан 250 миллиард сум акча алып, бер тиенлек тә файда китермәгәннәр, диләр бит. Без ясый ала торган бердәнбер нәтиҗә шул. Зур хезмәт хаклары да, эштән киткәннән соң пенсиягә өстәлә торган йөз меңнәр дә зур түрәләрнең урлашудан тыелып калуына китерми.

Менә бу проблема – чиновникларның кесә калынайтуга хирыслыгы мәсьәләсе, беренче ислам дәүләте төзелеп, ул дөньякүләм бердәнбер зур державага әверелгәч, икенче тугры хәлиф Гомәр ибн Хаттабны да борчый. Ул губернаторлыкка кандидатларны бик сайлап ала. Гомәрнең принцибы шундый: губернаторлык чорында җитәкченең малы бер дирһәмгә дә артырга тиеш түгел, аңарчы күпме булса, эштән киткәндә дә шулкадәр үк калырга тиеш. Хәлифнең чиновникларга икенче таләбе: сәүдә белән шөгыльләнмәскә. «Сез сәүдә итсәгез, халык сезгә ярарга тырышып, сезнекен сатып алачак», – ди ул. Бизнесның чиновникның үзе өчен генә түгел, аның якыннары өчен дә тыелган булуы – төп таләп. Мондый шартларда җитәкчелеккә омтылучылар табылмаячак, билгеле. Гомәр омтылганнарны куймый да. Түрәлеккә сайлау юлы белән дә, теләк белән дә түгел, әмер белән генә киләләр. Тугры хәлифләрдән соң бу кагыйдәләр ислам дәүләтләрендә дә җимерелә, билгеле. Хакимлек өчен көрәш, ришвәтчелек чәчәк ата башлый. Дәүләтләрнең таркалуы һәм җимерелүе, башка державалар тарафыннан яулап алынуы башлана. Мондый куркыныч бүгенге Россия алдында да тора. Моны Мәскәүдә аңлыйлар. Югары җитәкчелек башлаган реформалар шул хакта хәбәр итә.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ


Фикер өстәү