Тәгәрмәче шартлаган машина автовозга бәрелгән (ФОТО)

Татарстанда трассада тәгәрмәче шартлаган чит ил машинасы автовозга килеп бәрелгән. Бу хакта фаҗига урыныннан «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.

Авария Алабуга-Ижау трассасында булган. «Фольксваген» йөртүчесе сүзләренчә, автомобильнең тәгәрмәче шартлаган, машина каршы як полосага чыккан һәм шунда фура белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә автоледи машинасында кысылып калган. Зыян күргән кызга ярдәм итү өчен 6 нчы эзләү-коткару отряды хезмәткәрләрен чакырганнар. Аны автомобильдән чыгарганнар һәм табибларга тапшырганнар. Табиблар кызга баш сөяге-баш мие җәрәхәте һәм бот сөяге сыну диагнозы куя.


Фикер өстәү