Бүген Тукай районының Сәет авылында 18 июньдә чыккан янгында һәлак булучыларны соңгы юлга озаттылар.
Әлеге янгында 7 кешенең гомере өзелде, 4се – балалар. Аларның иң зурысына – 10, кечкенәсенә 4 яшь була.
Фаҗига турында Татарстан җитәкчелегенә шунда ук хәбәр ителә. Әлеге фаҗиганы тикшерү барышын Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үз контроленә алды. Бу Татарстанда шәхси йортта янгын чыгып, иң күп корбаннар булган янгыннарның беренчесе дип санала.