Дары заводында шартлау булган: 4 кешенең гомере өзелгән

Тамбовның дары заводы бинасында шартлау булган. Бу хакта ТАСС ашыгыч хезмәтләргә сылтама белән хәбәр итә.

Шартлау нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, икесе зыян күргән.

«Янгын чыккан урынга алты янгын сүндерү частеннән 12 бүлекчә, шул исәптән махсус частьтән ике бүлек һәм  автобаскыч бара», – диелгән хәбәрдә.


Фикер өстәү