Автобустагы шартлауда аягы өзелгән бер хатын-кыз вафат булган

Воронежда автобус шартлау вакытында зыян күргән хатын-кыз реанимациядә вафат булган. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау департаменты хәбәр итә.

Шартлау вакытында барлыгы 16 кеше зыян күргән.
13 кеше шәһәр ашыгыч медицина ярдәме клиникасына озатылган. Бишесенең хәле – уртача, калганнарының – канәгатьләнерлек. Ә менә аяк балтырының астан өчтән бер өлеше өзелгән хатын-кызның реанимациядә гомере өзелгән.
“Интерфакс” төбәкнең транспорт күзәтчелеге хезмәтләрендәге чыганаклары мәгълүматларына таянып хәбәр иткәнчә, шартлауның сәбәбе автобустагы газ җиһазының төзексез булуына бәйле. Башлангыч мәгълүматларга караганда, автобус түбәсенә урнаштырылган бер баллон төзексез булып чыккан. Шуннан газ чыгып тору сәбәпле, шартлау барлыкка килгән.


Фикер өстәү