Гараждагы шартлау нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган

Гараж шартлау нәтиҗәсендә Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад районында өч кеше һәлак булган. Башта бер һәлак булган кеше турында хәбәр ителде, алга таба корбаннар саны өчкә кадәр артты. Билгеле булганча, һәлак булучыларның берсе – гараж янында тукталган Porshe хуҗасы. Башка ике кешенең шәхесләре ачыклана.

Якынча мәгълүматларга караганда, ике гаражга зыян килгән – шартлау булганы һәм аның күршесендәгесе. Шартлаудан соң гаражларда янгын башланган. Янгынны сүндергәч, өемнәр астыннан бина янындагы Porsche Cayenne машинасы һәм шул гараж хуҗасын, тагын 2 кеше табыла. Бу хакта РенТВ хәбәр итә.

Мәскәү өлкәсе прокуратурасы ике һәлак булган кеше турындагы мәгълүматны раслаган, өченчесе турында мәгълүмат ачыклана.

Ике һәлак булган кеше 18 һәм 21 яшьлекләр. Аларның гәүдәләре табылган, танылган. Мәрхүмнәр Сергиев Посадында яшәгәннәр һәм дуслар булган. Төгәл булмаган мәгълүматларга караганда, һәлак булганнарның берсе үзе белән энесен гаражга алып килгән булырга мөмкин. Бу мәгълүмат тикшерелә, җимерекләрне карау дәвам итә. Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү