«Татнефть» җәмгыятенең Директорлар советы рәисе итеп янәдән Рөстәм Миңнеханов сайланды

Бүген Хөкүмәт йортында «Татнефть» җәмгыятенең Директорлар советы утырышы узды. Әлеге утырышта советның яңа рәисен сайладылар. Әлеге вазыйфаны кабат Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башкарачак.

Моннан тыш утырышта Директорлар советы каршындагы комитетларның рәисләре расланды. Шулай итеп Аудит буенча комитетны Юрий Левин, Кадрлар һәм бүләкләүләр комитетын Ласло Гереч җитәкләячәк. Корпоратив идарә һәм тотрыклы үсеш комитеты рәисе вазыйфасын Наил Мәганов башкарачак.

Моннан тыш утырышта катнашучылар 2022 елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше нәтиҗәләре турында хисап тыңлады, агымдагы елның август аена бюджетны раслады һәм «Татнефть»нең агымдагы эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләрне карады.

Утырышта сүз «Татнефть»нең кадрлар резервын булдыру нәтиҗәләре турында да барды.

Әйтик, компаниядә яшьләрнең сәләтләрен ачыклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән программа-проектлар гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, ел саен үткәрелә торган «TatneftTechCupChallenge» чемпионаты, халыкара нефть-газ форумы, һөнәри осталык бәйгеләре һәм башка ярышлар.

Директорлар советында КПЭ системасын (КПЭ – ключевые показатели эффективности) гамәлгә кертү эше белән дә таныштылар. Әлеге кызыксындыру программасы 2017 елдан бирле эшләп килә. Системага яңа хезмәтләр өстәлә. Алар идарә итү, бизнес планлаштыру, күзәтчелек һәм башка юнәлешләр буенча эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләүдә ярдәм итә.

 


Фикер өстәү