«Коенырга ярамый» дигән язулар туктатмый. Суда үзеңне ничек тотарга?

Республика сулыкларында батучылар саны арта. Ел башыннан Татарстанда 47 кешенең гомере суда өзелгән. Аларның 39ы коену сезоны башлангач батып үлгән, сигезе – балалар. Көннәр эссе торгач, соңгы ике-өч көндә күңелсез хәбәрләрне күп ишеттек. Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сүзләренчә, күңелсез очракларның күбесе тиешсез урыннарда су коену аркасында килеп чыккан.

– Татарстанда  50 пляж эшли. Ел саен  берничә районда яңа коену урыннары булдырабыз. Быел 10 яңа пляж ачылды. Кешеләр күбрәк коенган урыннарны җиһазландырып, су керергә яраклы итәбез. Республиканың 15 районында  пляж бөтенләй юк. Аның каравы һәр районда бассейн бар, – дип сөйләде Юрий Венедиктов Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Ә кешегә сулык кирәк! Ул бассейнга гына риза түгел. «Коенырга ярамый» дигән язулар да туктатмый аларны. Батасын белсә, кеше су янына килмәс иде. Әмма берәү дә суга исән чыкмам дигән уй белән керми шул. Минзәлә районының Иске Иркәнәш авылына кунакка кайткан Рүзәл дә тиз генә әйләнеп кайтам дип чыгып китә. 14 яшьлек малайның үлеме бөтен республиканы тетрәндерде. Авыл халкы, әле дә бу хәлгә ышанмыйбыз, ди.

– Шулкадәр акыллы бала иде ул. Әти-әнисе аерылышкач, гел авылда булды. Каникул саен бабасы Хәмзә белән әбисе Флера янында иде. Үзебезнең малай иде инде.  Барыбыз өчен дә авыр хәл. Әле дә елыйбыз. Якыннарына бигрәк авыр. Әнисе ничек түзәдер?! – диде  исемен әйтергә теләмәгән җирле үзидарә хезмәткәре. – Ул көнне аларга кунак егете кайткан булган. Бер дә су коенырга барганы булмаса да, Рүзәл никтер бу туганы белән күлгә киткән. Коенып чыгарга уйлагандыр инде. Әмма йөзә белмәгәч, бата башлаган. Туганы кычкырган тавышка ерак түгел генә утырган балыкчылар килгән. Ул арада Рүзәл су астына киткән була инде. Кунак егет балыкчылардан телефон алып торып, 112 хезмәтен чакырткан. Рүзәлне Иске Иркәнәш авылына җирләделәр. Әнисе Юлиянең бердәнбер баласы иде. Ничекләр бу хәсрәт белән яшәр инде?!

Көннәрнең эссе торуы халыкны суга тарта. Ни өчен батабыз соң? Белгечләр күп кешенең суга исерек килеш керүен, кайберәүләрнең йөзә белмәвен әйтә. Йөзә белмәү дигәннән, инде ничә еллар коткаручылар да бу хакта сөйли. Һәр ата-ана баласын йөзәргә өйрәтергә тиеш, ди алар. Заманча мәктәпләрдә  йөзү түгәрәкләре эшли, бассейннар бар.  Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов инде ничә еллар  районда яшәүче һәр балага бассейннарда йөзәргә өйрәнергә мөмкинлек бирә. Махсус график буенча һәр көнне  балалар бакчасыннан һәм мәктәп укучыларын бассейнга йөртәләр икән. Аларны мәктәп автобуслары алып килә. Иң ерак авыллар да читтә калмый. «Мамадышта сулыклар күп. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, һәр бала кечкенәдән йөзә белергә тиеш», – ди Анатолий Иванов.

Мамадыш районының  Кече Кирмән мәктәбендә укучы Алия Гыймазова уку елында ай саен районга бассейнга йөри икән. «Безне тренерлар өйрәтә. Суда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйлиләр.  Бату куркынычы булганда, нишләргә икәнен аңлаталар. Йөри торгач, йөзәргә өйрәндек инде. Бассейнда бар да җайлы. Судан курыкканнар йөзәргә өйрәнгәнче саена керә, остаргач, тирәнендә шөгыльләнә башлый. Сыйныф белән баргач, рәхәт. Ярыша-ярыша йөзәбез», – ди Алия.

Күп кенә әти-әниләр балалаын түләп бассейнга йөртә. Казанда яшәүче Гөлшат Сафиуллинаның ике баласы да атнага икешәр тапкыр йөзәргә йөри икән.

– Диңгезгә җыенабыз. Балалар анда рәхәтләнеп йөзсен өчен, сентябрь аенда ук бассейнга язылдык. Балалар укыган мәктәп иске, янәшәдәгесе әле өч ел элек кенә төзелде. Анда бассейн бар. Бер дәрес 250 сум тора. Тренерыбыз хатын-кыз. Шулкадәр ипле итеп аңлата. Берничә төрле итеп йөзәргә өйрәнделәр. Сөенеп бетә алмыйм.  Баланы йөзәргә өйрәтү – әти-әнинең бурычы бит инде ул, – ди Гөлшат.

Әмма бар ата-ана да бер төсле уйласа иде ул. Балаларының кайда йөргәнен белмәүчеләр дә бар икән. Юрий Венедиктов әйтүенчә,  үзләре генә су кереп яткан 11 баланың әти-әнисенә беркетмә төзеп, 5 мең сум штраф салынган.

– Әти-әниләр җәйге чорда игътибарлы булсын иде. Кайберләре үзләре белән балаларын ияртеп килеп тә, кәеф-сафа корып утырып, кем белән килгәннәрен дә оныталар. Кисәтү, өйрәтү җитми. Дөрес, коткаручылар су янындагы кешеләр белән дә, мәктәп укучылары белән дә һәрдаим дәресләр үткәрә, аңлату эшләре алып бара. Әмма ул бик аз. Бала суда коену кагыйдәләре хакында көн саен ишетеп торырга тиеш. Батмас әле дип кенә уйларга ярамый, – ди ул. – Кече көймәләргә утырганда да тиешле таләпләр үтәлми. Коткару жилетын кияргә ашыкмыйлар. Бер мисал китереп үтәм. Пермь өлкәсендә ике балалы гаилә көймәдә йөрмәкче була. Әтиләре жилет киеп тормаска куша. Тик хәсрәт шундук эзләп таба үзләрен. Бер бала белән әти-әнисе суга бата. Кечкенә кызлары бу хәлләрне күреп тора. Сабый  көймәдә 1,5 сәгать ярдәм көтеп утыра.

Баш инспектор, күпме сөйләсәң дә, халык битарафлык күрсәтә дигән фикердә. Хәтта суга батучыларны күреп тә, читтә калучылар бар, ди ул. Кыш көннәрендә юка бозга керүчеләрне күреп хәбәр итсәләр, суга батучыларны күрмиләрме шунда, ди ул. Ә суга бата башлаган кеше үзе берничек тә ярдәмгә чакыра алмый икән.

– Беренче мизгелләрдә үк аның эченә су керә. Шуңа күрә бу эшне чит кешеләр, янында булучылар башкарырга тиеш. Кешеләр хәтта 112 телефонына хәбәр бирә белми, – ди баш инспектор. – Бер урында 3 ел эчендә ике кеше батты. Юкса, шул күлдә кеше батканын белгәч, кермәскә генә бит инде. Әмма кешеләр бөтенләй башкача уйлый. Ык елгасында да яшүсмерләр бату беренче очрак түгел. Әле шушы көннәрдә Әлмәттә, шәһәр уртасында, 16 яшьлек кыз су астына китте. Янәшәдә яшьтәшләре дә булган. 16 яшь дигәч тә, аларда бала акылы әле. Алар үзләренең гомерен коткарыр өчен бернинди карар кабул итә белми. Бу кыз  йөзә дә белгән, әмма елганың тирән өлешенә эләгеп, аска төшеп киткән. Яшьләр иптәшләре алдында үзләрен дә күрсәтергә тели.  18 яше тулмаганнар арасында исерткеч эчемлекләр кулланучылар да бар. Ни кызганыч, моның ахыры аяныч тәмамлана.

Исерткеч эчемлек дигәннән, сулыкларда батуның бер сәбәбе ул. Салган килеш коенырга керүчеләр арасында авырулары кузгалучылар да, көзән җыеручылар да очрый. Шуңа да коткаручылар, аек булмасаң, су янына якын да килмәскә куша. Махсус рейдлар вакытында исерек хәлдәге 25 кешегә беркетмә төзелеп, штраф салынган.

– Штраф белән генә кешене куркытып булмый. Һәркем үз гомерен үзе сакларга тиеш. Әгәр инде көймә-теплоходларда йөрисез икән, бу очракта йөртүче сезнең өчен җавап бирә. Жилетсыз кермәскә кирәк! Суга керсәң дә, көймәгә утырсаң да, таләпләр үтәлергә тиеш. Су хаталарны кичерми. Шуны онытмагыз, – ди Юрий Венедиктов.

 Суда үзеңне ничек тотарга?

– Рөхсәт ителмәгән урынга йөзеп кермәскә;

– су кертергә йорт хайваннарын алып килмәскә;

– суда йөрүче транспортка якын килмәскә;

– исерек килеш суга кермәскә;

– балаларны ялгыз йөртмәскә;

– кабартылган матрас белән суда йөзмәскә;

– үзең ясаган көймәдә йөрмәскә;

– туңмаска һәм эсселәнмәскә;

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү