Балаларның ялын ничек хәвефсез итәргә?

Җәй әле яңа башланды гына. Кызганыч, балалар арасында беренче корбаннар да бар.
Сак булмасаң, ут та, су да, тигез юл да бәлагә әйләнергә мөмкин. Лагерь­лар әлегә эшләми, бала­ларның күбесе өйдә ял итә.  Шуңа күрә белгечләр бу чорда әти-әниләрне тагын да игътибар­лы­рак булырга чакыра.

Татарстан Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында җәйге чорда балалар арасында бәхетсезлек очракларын булдырмау мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев белдергәнчә, республикада ел башыннан балалар шуклыгы нәтиҗәсендә 6 янгын чыккан. Анда ике баланың гомере өзелгән. Ел саен янгыннарда якынча егермедән артык балага зыян килсә, сигезе һәлак була. Мондый фаҗигаләр балаларның шырпы белән шаяруы, әти-әниләрнең күз-колак булмавы нәтиҗәсендә килеп чыга. Сергей Сергеев әти-әниләргә балаларын ялгыз калдырмаска, янгын килеп чыкканда, үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлатырга киңәш итте.

Республиканың кече сулыклары буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов исә суда бату буенча күңелсезлек очракларын хәбәр итте. Соңгы тугыз елда балалар үлеме кимесә дә, фаҗигаләр булып тора. Әйтик, 2018 – 2019 елларда – 6шар, 2011 елда – 16, 2010 елда
18 бала су корбаны булган. Ел башыннан республика сулык­ларында 15 кеше батып үлгән. Шулар арасында бер бала да бар.

14 яшьлек үсмер Кондырча елгасында баткан. Шәһәрдән иптәшләре белән бергә чыксалар да,
алар гомере өзелгән малайны күз уңыннан югалтып, эзләп йөргән.

– Әлеге үсмер Нурлат мәктәбендә белем алган. Укытучылары сүзләренә караганда, сәбәпсез бер дәрес тә калдырмаган, яхшы укыган, спорт белән шөгыльләнгән. Малай әбисе белән тәрбияләнгән. Елганың рөхсәт ителмәгән урынында коенган. Бүген әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара. Малайның йөзә белү-белмәве турында хәбәр юк. Мәктәпләрдә балаларга да, әти-әниләргә дә иминлек мәсьәләсен МЧС хезмәткәрләре аңлатып тора. Бу мәсьәләгә тагын бер кат игътибар биреләчәк. 2018 елда Кондырча елгасының төпләре чистартылган, анда төзекләндерү эшләре алып барыла. Быел елга буенда парк төзү буенча илкүләм грантта катнашабыз, – дип белдерделәр безгә Нурлат районы хакимиятенең матбугат үзәгендә.

Юрий Венедиктов әйтүенчә, былтыр балалар фаҗигаләренә китергән сәбәпләр ачыкланган. Болар – йөзә белмәү, сулыкларга өлкәннәрдән башка бару. Язмышы суда өзелгән 6 баланың 4е – 7 – 15 яшьлекләр. Алар рөхсәт ителмәгән урынга әти-әниләре, якыннарыннан башка гына барган. 3 һәм 6 яшьлек балалар исә суга егылып төшеп, йөзә алмаудан баткан.

Балалар үлеменең сәбәпләрен исәпкә алып, ике төп юнәлеш буенча эш алып барырга кирәк, ди ул. Беренчедән, балаларны кечкенәдән үк йөзү күнекмәләренә өйрәтү. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Мәгариф һәм фән, Спорт министрлыклары, «ОСВОД» иҗтимагый оешма хезмәткәрләре белән берлектә лагерьларда, халыкның күпләп ял итү урыннарында ел саен «Йөзәргә өйрән» акциясе һәм мәктәпләрдә йөзәргә өйрәтүләр үткәрә. Узган ел 104 бассейнда 80 мең баланы йөзәргә өйрәткәннәр. Әти-әниләр балаларын йөзәргә өйрәтергә, аларның үзләрен генә елга-күлләр янына җибәрмәскә тиеш. Гаилә белән ял иткән очракта да рөхсәт ителгән урыннарны гына сайларга кирәк.

2016 елдан ял итү урыннарында коткару постлары булган комлыклар төзү программасы эшли. Барлыгы алтысы төзекләндерелсә, Лаеш районында һәм Казанда ике яңа пляж булдырылган. Быел 14 районда шундый эш алып барыла.

Бүген республикада 35 комлык бар. Әлегә алтысын гына ачарга рөхсәт бар. Болар – Түбән Кама, Яшел Үзән, Чаллыдагы «Радуга» шифаханәсендәге һәм Казандагы Комсомол, Аккош күлендәге комлыклар. Быелгы вазгыятьтә чит илләргә ял итәргә барып булмый. Шуңа күрә
14 райондагы сулыкларда коткаручылардан өстәмә постлар булдырылачак. Роспотребнадзор күрсәтмәләре буенча чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына күпләп ял итү урыннарына барырга рөхсәт ителәчәк. Вакытлыча ябылган пляжларга кара шар эленә.

Җәй көне имгәнүләрсез дә булмый. Мондый очракларны ничек булдырмаска? Бу хакта Республика балалар клиник хастаханәсенең Хәйдәр Бигичев урамында урнашкан травматология үзәге бүлеге мөдире Гөлнара Фәйзрахмановадан белештек.

– Җәйге чорда бигрәк тә үсмерләрнең велосипед, самокат, биеклектән егылу очраклары күзәтелә. Фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен әти-әниләрнең балаларга әлеге техникаларда йөрү кагыйдәләрен, нинди урыннарда йөрергә ярамавын аң­лату мөһим. Биеклектән егылып төшмә­сен өчен җиһазландырылган спорт мәйданчыкларында шөгыльләнсеннәр. Егылган очракта беренче ярдәм күрсәтү кагый­дәләрен өйрәтегез. Бала башы белән егыла икән, нейрохирургка барырга, каты җәрәхәтләр алганда, ашыгыч ярдәм чакыртырга, травматология үзәкләренә алып килергә кирәк, – диде белгеч.

Суда коену кагыйдәләре

–Су янына өлкәннәрдән башка барырга ярамый.

–Бөтен җирдә дә су коену мөмкин түгел! Рөхсәт ителгән урыннарда, җиһазландырылган пляжларда гына рөхсәт ителә. Башка урыннарда коенмагыз!

Катгый рәвештә тыела:

–ярдан еракка, су коену өчен әйләндереп алынган урыннан читкә йөзеп чыгу;

–узып баручы катерларга, көймәләргә, гидроциклларга якын бару;

–техник кисәтү билгеләренә таба бару;

–көймә, катерлардан һәм башка йөзү чараларыннан суга сикерү;

–кояш баеганнан соң коену;

–таныш булмаган урыннарда суга сикерү;

–текә яр буйларында коену.

 

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү