Газетага язылу

«Монда ничек яшиләрдер?»

Дустымның гаиләсе күптән түгел балалары белән бергә чит илгә, диңгез буена ял итәргә барып кайтты.

«Монда ничек яшиләрдер?»

– Оныклар бераз үссен дип көткәннәр иде, аларны да алып бардылар. Болай яратып кайттылар. Оныклар башта диңгез дип, туйганчы су коенабыз, дип сөенешкәннәр иде. Олырагы бер-ике көн үтүгә үк авылны сагына башлады. «Монда ничек яшиләрдер?» –  дип зарланганын белгәнгә, кайткач, «Рәхәтме соң анда, кызым?» – дип сораган идем, «И-и, әби, анда нәрсә кияргә дә белә торган түгел. Әле эссе, әле суык, нормально бер җире юк, диңгезгә керәсең – эссе,  чыгасың – суык... Киемнәр дә кипми, коры күлмәкләр дә юешләнә... Анда ничек яшиләрдер?» – дип, рәхәтләнеп зарланды инде. Авылдан беркая чыгып йөрмәгән балакай аны гел авыл белән чагыштыргандыр инде. Бәлки сагынганга шулай бөтенесе начар булып күренгәндер. Бер атна тордылар, әмма дә озак булды, анда көннәр дә тиз үтми, диде балакай. «Үзебездә бик рәхәт шул име, кызым?» – дигәч, бик тиз ризалашты, күңелләре булды.

– Оныгың бигрәк күзәтүчән, акыллы икән, андый фикергә гадәттә өлкәннәр килә торган иде, – дип, үзем белгән-ишеткән берничә очракны да сөйләдем әле.

Балтачта яшәүче танышларымның  улы берничә ел элек гаиләсе белән таулы Кавказ якларына сәяхәткә барган иде. Үз машиналары белән. Кавказ тавы итәгендә урнашкан берничә төбәктә булдылар. Беренче тапкыр ул якларга сәяхәт иткән өлкәннәрнең берсе, күкләргә ашкан мәһабәт тауларга карап: «Безнең Сосна тавы матуррак», – дигән. Балтач районында булып, әлеге Сосна «тавы»н күргән кешеләр аның «биек»леген чамалый ала. Ямь-яшел наратлар, ак каеннар үсеп утырган, җиләккә, гөмбәгә бай булган бу тау безнең өчен генә тау инде. Әмма матурлыгы хак. Чит-ятларны да битараф калдырмый.

Озак та үтмәде, икенче танышларымның балалары Дубайга очты.

– Күпләр «Дубай» дип авыз суын корыткач, бер атна бик аз булды, безнекеләрнең дә кайтасылары да килмидер инде дигән идек, улыбызның беренче сүзе: «Кайтасы килә. Үзебездә матуррак. Рәхәтрәк», – булды. Юкса әллә ни мәшәкать күрми генә йөреп кайттылар. Самолетлары да ике якка да вакытында очты, туроператорлары да бөтенесен көйләп, алдан биргән вәгъдәләрендә торды. Ашауларын сөйләп бетерә торган түгел, деликатеслары да, гади генә ризыклары да күп. Җаның теләгәнне сайлап аша гына. Торган урыннары да искитмәле. Фото-видеолардан карап, без дә барып күргәндәй булдык. Кайткач та тәэсирләрен сораган кешеләрне аптырашта калдырды ул: «Җаең килсә, мөмкинлегең булса, бер барып кайтырга ярый. Чагыштырып карау өчен. Үзебезнең нинди рәхәт җирдә яшәвебезне аңлар өчен. Дубай белән чагыштырганда безнең Казан, Мәскәү, Питер нинди тарихлы шәһәрләр. Аларда карый торган матур урыннар бик күп. Бездә әле хезмәт күрсәтү культурасы да югарырак. Ошады, әмма «аһ» итәрлек димәс идем». 

Берничә тапкыр Төркиядә ял иткән танышым да: «Беренче барганда гына: «Аһ, Төркия!» – дисең, барысына сокланасың, гаҗәпләнәсең. Ә инде икенче барганда ук күзләр ияләшә, нәкъ туган яктагы кебек, бер нәрсәгә артык игътибар итмисең, гап-гадәти җирләр кебек тоела башлый», – дип аптыраткан иде. Күптән түгел Мисырда ял иткән блогер ханым да: «Тау да таш. Ник бер бакча күренсен?! Жәллим мин монда яшәгән кешеләрне», – дип язган иде.

Безнең районның Пүскән авылы әбиләренең Болгарга сәяхәткә баргач, бөтенесен ошатканнары, әмма Иделне күреп (зур су күргәннәре юк бит), «Безнең инеш матуррак», – дип кайтулары турында моннан берничә ел элек язган идем...

– Хәзерге сабыйлар олыларча фикерли, уйлый, чагыштыра да белә, бигрәк акыллы, – дип нәтиҗә ясадык дустым белән.

– Тагын барасыңмы, кызым? – дип сорадыңмы соң? – дим азактан.

– Сорадым. Тагын берсенә барып карыйм әле, анда да шулай микән? – диде...

  

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре