Коену сезоны ачылганчы суга кермәвең хәерле: беренче корбаннар да бар

Республикада 1 июньнән су коену сезоны рәсми рәвештә ачылачак. Тик су коенучылар бар инде. Казансу ярында да, Аккош күле тирәсендә, Дәрвишләр бистәсендәге «Комсомольское» күлендә дә ял итеп яткан кешеләрне күрергә була. Коткаручылар, ашыгып суга керүнең ахыры начар тәмамлана, дип кисәтә.  Кызганыч мисаллар бар. 13 майда – Кукмара районында, 16 майда Мөслимдә ике яшүсмер батып үлә.

Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта  Татарстанның кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде.

– Кешеләр көннәр эссе булгач, су да җылынган дип уйлыйлар. Әмма суның температурасы әле коенырлык түгел. Ул салкын. Андый суда махсус әзерлекле спортчылар, йә бик сәламәт кешеләр генә коена ала.  Коену сезоны ачылмаган килеш, инде  ике кешене югалттык. Казанда – ике, Лаеш районында бер кешене коткарып кала алдык. Ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында 8 кеше батып үлде. Аның берсе – Алабуга районы Юраш авылы янындагы елгада баткан бала. Җиде кеше коткарылды, – ди Юрий Венедиктов. –  Әти-әниләр сабыйларына игътибарлы булсын иде. Аларны суда бату куркынычы турында кисәтсеннәр, сак булырга өйрәтсеннәр, ялгызларын гына су коенырга җибәрмәсеннәр. Бергә ял иткән очракта да янәшәсендә генә тотсыннар иде. Башкача мөмкин дә түгел. Аларны без – олылар кайгыртырга тиеш.

Белгеч, суда батуның төп сәбәбе – рөхсәтсез, ярамый дип язылган урында коену, ди. Коткаручылар күзәтүе астында республиканың 37 пляжы бар. Шулай ук яр буйларын төзекләндереп, кешеләргә 20 ял итү урыны әзерләнгән. Алар Зәй, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Минзәлә, Яшел Үзән, Югары Ослан, Алексеевск, Алабуга, Балык Бистәсе, Тәтеш, Спас, Арча, Бөгелмә, Әгерҗе, Мөслим, Кукмара районнарында һәм Казан, Чаллы шәһәрләрендә урнашкан. Быел тагын 21 районда су коенып ял итәр өчен урыннар барлыкка киләчәк.

2021 елның 1 гыйнварыннан пляжларда үз-үзеңне тоту буенча яңа кагыйдәләр кертелгән. Быелдан бары тик рөхсәт ителгән урында гына коенырга кирәк булачак. Пляж мөлкәтенә зыян китерергә ярамый. Ял иткәннән соң, артыңнан җыештырып китәргә кирәк булачак. Бер караганда, гади генә күрсәтмәләр кебек тоелса да, су керүчеләр аны үтәми икән. Юрий Венедиктов сүзләренә караганда, башта кисәтәләр, аннары инде штрафы булачак. Андыйларга  1 меңнән алып 1,5 мең сумга кадәр  акчасыннан колак кагарга туры киләчәк.

Очрашуда кече көймәләр хакында сөйләштеләр. Быелдан аларда йөрү таләпләре дә үзгәрә. Һәр көймә, нинди материалдан ясалганына карамастан, суда йөзә икән, теркәлгән булырга тиеш. Анда утырып йөрүчеләргә исә саклану жилетларын кию мәҗбүри.  Белгеч көймәләрдә йөргәндә дә балаларны саклау турында кисәтә. 12 яшькәчә бер генә баланы да жилет кидермичә суга кертергә ярамый.

Узган елның 4 июлендә Чулманда 7 кеше утырган көймә әйләнеп каплана. Бәхеткә, яннарыннан коткаручылар узып бара торган була. Алар ярдәмгә килеп, 5 яшьлек сабыйны һәм калган кешеләрне судан чыгара.

– Коену сезоны ачылганчы, суга кермәгез. Суның 20–22 градус җылынуын көтегез. Салкын суга керергә ярамый.  Тагын бер  киңәш – башта йөзәргә өйрәнегез, балаларыгызны да өйрәтегез! Аннан соң гына суга керсәгез иде, – ди Юрий Венедиктов.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү