Гомер түгел, су аксын. Республикада батып үлүчеләр саны 12гә җиткән

Кояш ныграк кыздырган саен, аяклар су буена тарта. Әмма бәла да шул аяк астында бит. Җәй җиткәч, сулыкларда батып үлүчеләр турында ешрак ишетә башлыйбыз. Кызганыч, ел башыннан андыйларның саны  12гә җитте инде.

Сулыклардагы һәм су коену өчен махсуслаштырылган урыннардагы куркынычсызлык мәсьәләсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та күтәрде. Хөкүмәт йортында узган утырышта иминлеккә аерым игътибар бирергә кушты Рәис. Аңлату эшләрен алып бару да, куркынычсызлыкны тәэмин итү дә керә бу мәсьәләгә.

– Халыкның җәйге ял чоры башланды. Ел башыннан сулыкларда 12 кешене югалттык. Шулар арасында ике бала да бар. Республикада 53 комлык бар. шуларның 26сы кешеләр өчен ачык, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Чәчтараш булып эшләүче Оксана 5 яшьлек чагында чактан гына суга батып үлми. «Әбиләремдә кунакта чак иде бу. 5 яшьлек бала-чаганың өйдә олылар белән утырасы килми, билгеле. Чыгып киткәнмен инде. Йөри торгач, күлгә кадәр барып җиткәнмен. Әбиләрнең бакчасыннан ерак түгел иде ул», – дип сөйли балачагының бик үк күңелле булмаган бер көне турында ул.

Яңгыр гына явып киткән иде. Күл буендагы басманы да яңгыр чылаткан. Бәләкәй Оксанага күлгә егылып төшәр өчен шул да җитә. «Кечкенә бала өчен күл шактый тирән саналгандыр инде. Курка, борчыла, кычкыра башладым. Ничек тончыкмаганмындыр? Әнинең йөгереп килеп, таш кебек катып калуын хәтерлим. Ул да курыккандыр инде. Мин аңыма килгәндә мине ярга тартып чыгарганнар иде инде. Судан әле дә куркам. Аз-маз йөзәргә өйрәндем. Этләрчә йөзү дип атыйм мин аны. Әмма тирәнгә кермим. Балачактагысы да гомергә сабак булды», – диде ул.

Йөзү буенча тренер Алинә Меремьянина сүзләренчә, статистика буенча балалар һәм ир-атлар суда күбрәк бата. Бала-чага артыннан ата-аналар карамаса, ир-атлар сулыкта үзләрен тиешенчә тота белмәгәнгә бата.

– Махсус җиһазландырылган сулыкларда йөзү хәерлерәк, – дип киңәш итә тренер. – Суга салмак керергә кирәк. Әгәр дә ярышу турында сүз бармый икән, суга керү өчен артык әзерлек таләп ителми. Авыр ризык ашамаска, ашказанын азык-төлек белән тутырып йөзмәскә кирәк. Суны күбрәк эчегез. Кояштан да сакланырга кирәк әле.

Коткаручылар ел да суга батмас өчен нишләргә кирәклеге һәм суга батучыларга ярдәм күрсәтү кагыйдәләре турында искәртә. Без дә аларны белеп тору зыян итмәс дигән фикердә.

Суга батмас өчен:

– таныш булмаган урыннарда коенмагыз һәм суга чуммагыз;

– йөзә белмәсәгез, еракка, тирәнгә кермәгез;

– суга хәмер эчеп кермәгез.

Суга батучыга ярдәм итү өчен:

– «112» номерына шалтыратып, ярдәм чакырыгыз яисә пляждагы коткаручыларга мөрәҗәгать итегез;

– йөзә белсәгез, батучы янына килеп, су астына чумып, аның гәүдәсен арткы яктан эләктереп алыгыз. Чәченнән эләктерергә дә мөмкин;

– батучы сезнең өскә менеп, сезне дә батырырга мөмкин. Бу очракта үзегезне дә саклагыз!

– медицина ярдәменә кадәр, кешенең эчендәге суын чыгарырга, ясалма сулыш ясарга кирәк.

БЕЛЕП ТОР!

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе су коену рәсми төстә рөхсәт ителгән пляжлар исемлеген тәкъдим итә. Әлегә 26 пляжда су коенырга ярый.

Гамәлдәге су коену урыннары: Казанда «Комсомольское күле», «Аккош күле», «Түбән Заречье», «Тирән күл» пляжы; Чаллыда шәһәр, «Су анасы» пляжлары; Түбән Кама районында Кызыл Чишмәдә «Кама» пляжы; Кама Аланында «Мандарин» пляжы; Зәйдә «Зәй-2» шәһәр пляжы; Кукмара районында Киндеркүл авылы, Оштырма елгасының сул яры; Чистайда шәһәр яр буе пляжы; Әлмәттә шәһәр күле пляжы; Лениногорскида «Түбән күл» пляжы; Бөгелмә районында Карабаш бистәсе, «Аквапарк» пляжы; Нурлатта Кондырча елгасы паркындагы комлык; Ютазы районында Әбсәләмов бистәсендәге пляж; Лаешта «Кама диңгезе» пляжы; Балык Бистәсендә Кама елгасы янындагы пляж; Тәтештә Идел елгасы янындагы коену пляжы.

Ял базасы, шифаханә территориясендә рөхсәт ителгән пляжлар: Бөгелмә районында «Нептун», «Чайка», «Дружба», «Чайка 2» һәм «Ивушка» ял базасы пляжы, Лаеш районында «Бережок» ял базасы пляжы, Тукай районында «Урман әкияте» шифаханәсе пляжы.

 


Фикер өстәү