Татарстанда мәктәп укучыларын “История Севастополя в лицах” бәйгесендә катнашырга чакыралар

14 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары өчен мәдәни-тарихи бәйге бу.

Ул “Галерея культурно-исторической славы Севастополя: к 240летию патриотической столицы России” проекты кысасында тормышка ашырыла.

Бәйге 5 номинация: “Историческая Личность”, “Креативное будущее”, “Культурный код Севастополя”, “Я горжусь”, “Мой Севастополь” номинацияләрендә үткәрелә.

Бәйгедә җиңүчеләр һәм номинантларның хезмәтләре (картиналар, рәсемнәр, фотосурәтләр, презентацияләр) 2023 елның 17 октябрендә Севастополь Гимны көнендә “История Севастополя в лицах” күргәзмәсен ачуда тәкъдим ителәчәк. Бәйгедә катнашучылар үзләренең хезмәтләре белән таныштырып, махсус призлар белән бүләкләнәчәк.

Бу җәһәттән тәфсиллерәк мәгълүматлар белән бәйгенең рәсми сайтында (https://sevgallery.ru/) танышырга мөмкин.


Фикер өстәү