Песков “Путинның ашыгыч мөрәҗәгатен” кайбер радиостанцияләр эфирын “вату” белән аңлаткан

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, дәүләт башлыгы Владимир Путин эфир аша бернинди дә ашыгыч мөрәҗәгать белән чыкмаган. Бу – кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары эфирын “вату” нәтиҗәсе, дип хәбәр итә ТАСС.

“Президент мөрәҗәгать итмәде. Чыннан да, кайбер төбәкләрдә массакүләм мәгълүмат чаралары эфирын “ватканнар”, – дигән Песков. Аның әйтүенчә, Кремльгә кайбер радиостанцияләр эфирын “вату” турында мәгълүм. Радиостанцияләр хәзер гадәттәгечә эшли.

Песков сүзләренә караганда, тиешле хезмәтләр килеп туган хәлне ачыклый.

4 июньдә Кырым башлыгы киңәшчесе Олег Крючков ярымутрауда кайбер кабельле каналларның эфирын “вату” турында хәбәр иткән.


Фикер өстәү