Владимир Путинның ни өчен Кремльгә төнлә килүен аңлатканнар

Россия Президенты Владимир Путин Кремльгә еш кына кичен яки төнлә килә. “Пик сәгатьләрендә” юлларда бөкеләр һәм башка комачаулыклар булдырмас өчен шулай соңарып килә ул. Бу хакта “ТАСС” Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков сүзләренә таянып яза.

Моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында кичә Президентның төнге 11ләр тирәсендә Кремльгә килгәнлеге турында хәбәр ителгән иде. “Чыннан да, кайвакыт соңарып килә ул”, – дип раслаган бу хәлне Песков.


Фикер өстәү