Владимир Путин гаилә ипотекасын 2030 елга кадәр озайтырга кушты – аның шартлары

Россиядә балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека 2030 елга кадәр озайтыла. Президент Владимир Путин Хөкүмәткә бу җәһәттән бурыч йөкләгән.

“Балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека программасын 2030 елга кадәр озайтырга, 6 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә процент ставкасын 6 проценттан арттырмаска”, – диелгән Кремль сайтында.

Моннан тыш Президент торак төзелеше “аксаган” төбәкләрдә һәм кечкенә шәһәрләрдә фатир сатып алырга теләүче балалы гаиләләргә ташламалы ипотека кысасында кредит бирүнең аерым шартларын күздә тотарга кушкан.

Президент куйган бурычны үтәү срогы – 2024 елның1 июненә кадәр.


Фикер өстәү