1 майдан ипотека бирү тәртибен кырысландырырга җыеналар

Торак базарында бәяләр үсүне тоткарлау өчен шулай кирәк.

Россия Үзәк банкы 1 майдан ипотека бирү тәртибен кырысландырырга җыена. Кредит алучыларның да, банкларның үзләренең дә финанс иминлеге өчен шулай кирәк.
Үзәк Банк сайтында аңлатып үтелгәнчә, ипотекага ихтыяҗ кимүгә китерәчәк бу. Шул ук вакытта торак базарындагы бәя үсүне тоткарлау гына түгел, аны бераз киметәчәк тә. Моннан тыш банкларга ипотека кредитын кире кайтара алмаучылар аркасындагы югалтулары очрагына берникадәр капитал туплап кую мөмкинлеге бирәчәк.

Үзәк Банк, кредит бирү тәртибен кырысландыргач, кредит бәясен арзанайтырга мөмкин.
Үзәк Банктан белдерелгәнчә, хәзерге вакытта ипотеканың үсүе кредит бирү тәртибенең бик нык йомшаруы белән бергә “атлый”: шуңа күрә кредитны кире кайтара алмау куркынычы иң югары дәрәҗәгә җиткән.
Берничә сәбәпкә бәйле бу. Беренчедән, бурычлары болай да күп булган (кереме күләменнән 80 проценттан күбрәк) ипотека алучылар саны арту. Узган елда мондый кредиторларның өлеше 36 проценттан 44 процентка җиткән. Икенчедән, беренчел кертемнең кечкенә булуы (торак бәясенең 20 процентка кадәре). Соңгы вакытларда мондый кредитлар күләме 48 проценттан (2022 елның өченче кварталында) 53 процентка (дүртенче кварталда) җиткән. Беренчел торак базарында беренчел кертеме түбән дәрәҗәдә булган кредитлар өлеше 69 процентка кадәр үскән.

Моннан тыш, түбән процент ставкасын каплау өчен, беренчел торак базарында фатир бәяләрен кыйммәтләндерү сатып алучының акчасын югалтуга китерә. Әйтик, ул торагын сатарга уйласа, аны шактый ук түбән бәядән җибәрергә тиеш булачак. Соңгы вакытларда беренчел һәм икенчел торак базарындагы бәяләр арасында шактый ук зур аерма барлыкка килде чөнки. Росстат мәгълүматларына караганда, бу аерма 30 процентка җитә.


Фикер өстәү