Рөстәм Миңнеханов: «Гаиләләрнең ипотека алу мөмкинлеге булырга тиеш»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде. Мәскәүгә эш сәфәре кысасында, Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының “Төзелеш, ТКХ, шәһәр мохите” юнәлеше буенча комиссия утырышын үткәрде.

Билгеле булганча, Татарстан Рәисе әлеге комиссиянең рәисе булып та тора. Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, илнең төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин да катнашты.

Анда Россия Презитденты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында куелган бурычлар нигезендә, яңа илкүләм проектлар әзерләү мәсьәләләре каралды. Рөстәм Миңнеханов тармакның үсешен, халыкны арзанлы һәм уңайлы торак белән тәэмин итү мөмкинлекләрен тәэмин итүче чаралар турында искә алды. Шул исәптән, ташламалы ипотека программаларын тормышка ашыру хисабына 2,6 миллион гаилә торак шартларын яхшырткан.

– Россия Президенты Владимир Путин төзелеш һәм ТКХ тармакларын үстерүгә зур әһәмият бирә, – диде Татарстан Рәисе. – Федераль Җыенга Юлламасында ул 2030 елга кадәр төп эш юнәлешләрен билгеләде һәм яңа илкүләм проектларны тормышка ашыруның яңа алымнарын атады. Юлламаны тормышка ашыруда Россия Дәүләт Советы һәм аның комиссияләре мөһим урын алачак.

Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов төбәкләрне борчыган мәсьәләләргә дә тукталды. “Без ташламалы гаилә ипотекасын 2030 елга кадәр озайтулары өчен рәхмәтле, – диде ул. – Программа башланганнан бирле биш ай эчендә шундый 967 мең кредит бирелгән.

Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, һәр гаиләнең ипотека алу мөмкинлеге булырга тиеш. Бала тәрбияләүче гаиләләр арасында ике бүлмәле фатирларга сорау зуррак булуын да искәртте ул. “Казанда, мәсәлән, мондый фатирлар 11 миллион сум чамасы тора, – дип фикерен дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. – Шул ук вакытта гаилә ипотекасының чик күләме 6 миллион сум тәшкил итә. Торак сатып алу өчен кайбер гаиләләр куллану кредиты рәсмиләштерергә мәҗбүр”. Шуңа күрә дә төбәктәге бәяләрдән һәм 20 проценттан артмаган беренчел кертемнән чыгып, гаилә ипотекасы чиген арттырырга тәкъдим итте ул. “Сорау кимемәсен өчен, 18 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче гаиләләргә процент ставкасын шул ук дәрәҗәдә саклап калдырырга кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Казанда фатирларга ихтыяҗ булса, Түбән Кама төбәгенә, мәсәлән, республикада төзелүче барлык күп фатирлы йортларның 1 проценты гына туры килә. “Алабуга һәм Менделевскида да шул ук хәл”, – дип игътибарны тагын бер мәсьәләгә юнәлтте Рөстәм Миңнеханов. Ул тәкъдим кытылыгы күзәтелүче сәнәгать үзәкләрендә төзелеш эшләрен алып баручыларга ярдәм итәргә кирәклеген әйтте.

 


Фикер өстәү