«Ак барс»ның Әнвәр Гатиятуллинлы киләчәге

Гагарин Кубогы өчен «Локомотив» белән «Металлург» көрәшәчәк. Ярославль командасы финалга икенче мәртәбә чыкты. 2009 елда алар «Ак барс»ка оттырган иде. Магнитогорск хоккейчылары исә моңа кадәр финалда 4 мәртәбә уйнады. Бишенчесендә уңышка ирешә алсалар, «Металлург» «Ак барс» һәм ЦСКА кебек өчәр мәртәбә Гагарин Кубогын откан командалар сафына кушылачак. 

Инде март башында ук сезонны тәмамлаган «Ак барс»та исә яңа тренер көтәләр. Команданың төп остазы вазыйфасына Әнвәр Гатиятуллин килер дип фаразлана. Билгеле булганча, соңгы елларда ул «Трактор»да эшләде. Чиләбе командасы белән ике мәртәбә бронза медальләр отты. Әмма узган сезонда хоккейчылары көтелгән уенны күрсәтә алмагач, аны эшеннән җибәрделәр. Ул киткәч, командасы Гагарин Кубогы өчен көрәштә ярымфиналга барып җитте. Хәзерге вакытта Әнвәр Гатиятуллин чит илдә тәҗрибә туплый. Океан артыннан кайткач, Казан клубы белән килешү төзер дип көтелә. Шунысы гаҗәп: моннан бер ай чамасы элек аның «Сибирь»дә эшләячәген, хәтта Новосибирск өлкәсе губернаторы белән кул кысышканын хәбәр иткәннәр иде. Күрәсең, Казан ягының тәкъдиме кызыклырак булып чыккан. Безнекеләр кызыктыра белә.

Әнвәр Гатиятуллин, үзе хоккейчы буларак чыгыш ясаганда, яшьләр җыелма командаларында уйнады. Зурлар арасында исә «Трактор», ЦСКА, «Авангард», «Торпедо», «Крылья Советов», «Мечел», «Газовик», «Зауралье» һәм «Молот»та алка сукты. Каты куллы сакчы буларак танылды. Аның карьерасында Лениногорскиның «Нефтяник» командасында уйнаган 9 очрашу да бар. Кыскасы, Татарстан нефте һәм хоккее аңа ят түгел.

Тренер эшчәнлегенә ул 2007 елда алына. Башта балалар белән эшли, аннары яшьләрне өйрәтә. Шулай итеп, астан өскә күтәрелә. КХЛда баш тренер буларак беренче матчка 2015 елның 23 ноябрендә чыга. «Трактор»дан китеп торган арада СКАда һәм Россия җыелма командасында Илья Воробьевның ярдәмчесе булып эшли. Сүз уңаеннан, Әнвәр Гатиятуллинның ике улы да профессиональ командаларда хоккей уйный.

48 яшьлек белгечнең хоккейдагы алымнарын Зиннәтулла Билалетдиновныкына охшатучылар бар. Икесе дә төп игътибарны саклануга бирәләр. Шуңа күрә команда уенында ниндидер үзгәреш буласын фаразлавы кыенрак. Әле бит Казанда калса, Зиннәтулла Билалетдинов та күзәтеп торачак. Шул ук вакытта яшь тренерның уенчыларына ышануы, йомшаграк булуы, тавыш күтәрергә яратмавын әйтәләр. Әмма «Трактор» белән «Ак барс»ны чагыштырып булмый. Максатлар зуррак булган саен, җаваплылык та, ялгышу һәм аларны төзәткәндә кискен карарлар кабул итү ихтималы да арта. Әмма Әнвәр Рафаил улын фамилиясе үзебезчә булган өчен генә чакырмыйлар дип аңларга кирәк.

«Трактор» димәктән, 30 апрельдә Чиләбе командасының төп уенчыларыннан берсе, сакчы Альберт Яруллинның килешү вакыты тәмамлана. Альберт бу команда өчен 3 сезон дәвамында тир түкте. Узган сезонда берничә очрашуга капитан вазыйфасында чыкты, сакчылар арасында иң күп очко җыйган хоккейчы булып танылды. 2021 елда аның Чиләбегә китүен Казан җанатарлары авыр кичерде. Хәзер исә аның кире «Ак барс»ка кайту ихтималы турында сүзләр йөри. Аңлашыла инде, «Трактор» җитәкчелеге тәҗрибәле уенчыны тотып калырга тырышачак. «Ак барс»ка да ышанычлы, уены гына түгел, абруе белән дә нык булган егетләр кирәк. Альбертның кайсы якны сайлавына Әнвәр Гатиятуллинның алга таба кайда эшләячәге дә йогынты ясарга мөмкин.

Ничек кенә булмасын, Казан командасында зур үзгәрешләр буласын фаразлавы кыен түгел. Китү ихтималы зур булган уенчылар арасында ике ел дәвамында капитан булган һәм «Ак барс»ның иң танылган уенчысы саналган Александр Радуловны телгә алалар. Казанда ул ике ел уйнады. Беренчесендә иң нәтиҗәле һөҗүмче булып танылды, команданың финалга кадәр барып җитүенә зур өлеш кертте. Икенчесен исә уңышлы дип санарлык түгел. Үзе теләгәнчә уйный алмагач, ачуын башкаларда чыгарган вакытлары да күп булды. Шул исәптән командадагы иптәшләрендә дә. Дөрес булса, Радуловны «Амур»га чакырганнар һәм елына 200 миллион сум хезмәт хакы тәкъдим иткәннәр. Бу сумманы елдагы көннәр санына бүлеп азапланмагыз. Танылган хоккейчының ерак йөрисе килми, шуңа күрә яңа эшне Мәскәү тирәсендә эзли икән. Дөрес хәбәрләр 30 апрельдән соң пәйда булачак.

Яңа сезон 3 сентябрьдә «Локомотив» һәм «Металлург» арасындагы матч белән башланачак. Әлегә исә алар Гагарин Кубогы өчен көрәшә. Ярославь командасы финалда икенче мәртәбә уйный. Беренчесе 2009 елда булган иде. Ул вакытта «Ак барс» белән «Локомотив» арасындагы көрәш 7 матчка сузылды һәм 12 апрельдә КХЛның бүгенгепрезиденты Алексей Морозов керткән алка ярдәмендә Казан командасының җиңүе белән тәмамланды. «Металлург» финалда бишенче тапкыр уйнаячак. Магнитогорск командасы 2014 һәм 2016 елларда Гагарин Кубогын яулады. Ә 2017дә – СКАга, 2022дә ЦСКАга оттырды. Быел өченче җиңү турында хыялланалар. Әлегә андый уңыш белән «Ак барс» һәм ЦСКА гына мактана ала. Казан командасы да, Мәскәүнеке дә яңа сезонга яңа тренерлар белән керә.

 


Фикер өстәү