Игътибар, ишекләр ачыла! «Ак барс»та җиңелү бәясен кем түләр?

Биш елдан соң шул ук хәл кабатланды. «Ак барс» үз тарихында икенче мәртәбә Гагарин Кубогы өчен көрәштән беренче раундта ук төшеп калды. 2019 елдагы уңышсызлыктан соң Зиннәтулла Билалетдинов үз вазыйфасыннан китеп барган иде. Бу юлы ни булыр?

Әйе, без көткәнчә килеп чыкмады. Бик күпләр ялгышты. «Ак барс»ның «Автомобилист»ны җиңәсен фаразладык. Команда даими чемпионат барышында тотрыксыз чыгыш ясаса да, уенчылар плей-оффта бер йодрыкка тупланыр дип уйладык. Билалетдиновның тәҗрибәсенә өметләндек. Әмма чын «Ак барс»ны биш очрашуның нибары берсендә күрдек. Казан командасы көндәшенә түгел, сезон дәвамында хәл ителмәгән үз проблемаларына җиңелде. «Мондый хәл икенче тапкыр килеп чыкты. Беренче мәртәбә без чемпион исемен яулагач булган иде. Былтыргы финалдан соң янә шул хәл кабатланды. 2019 елда «Авангард»ка каршы узган уеннарда ни өчен шулай булганын беләм. Миңа калса, бу юлы да шуның аркасында зыян күрдек», – диде баш тренер 8 март кичендә күңелсезлек белән тәмамланган очрашудан соң. Нәрсә турында сөйли баш тренер: уенчылар, тренерлар арасындагы мөнәсәбәт хакында түгелме? Бу сорауны да бирделәр. Билалетдинов исә андый проблема барлыгын да танымады, кире дә какмады. «Әйтәсен әйттем инде», – диде ул. Билалетдинов күпне күргән һәм кайда ни сөйлисен яхшы белә. Алайса, Казан командасының журналистлар янында иң ихлас һәм туры сүзле уенчысы Артем Лукоянов әйткәннәргә колак салыйк: «Көндәш безне остарак булганга түгел, ә бергәләшеп эшли алганга җиңде. Ике яки өч түгел, ә бергәләшеп эшләгәндә генә җиңеп була. Бу хурлыклы уен өчен барыбыз бергә җавап бирәчәкбез».

Сезон алдыннан «Ак барс» Гагарин Кубогы өчен көрәштә төп фаворит саналды. Исемнәргә генә күз салыгыз: Александр Радулов, Вадим Шипачев, Вячеслав Войнов болай да бар иде, узган җәй алар янына Дмитрий Яшкин белән Дамир Җәгъфәровны чакырдылар. Нәтиҗәсе? Дамир «Ак барс»та бөтенләй уйный алмады, аны «Авангард»ка җибәрделәр. Дмитрий яхшы гына башласа да, сезон уртасында имгәнеп, сафтан чыкты. Бозга ул плей-офф башлангач кына чыкты. Әмма сериянең язмышын хәл итәрлек өлеш кертә алмады.

Калганнар нәрсә? Радулов, һәрвакыттагыча, көндәшләренә дә, үз иптәшләренә дә тынычланырга ирек бирмәде. Акырынды-җикеренде, тик элеккеге очколар инде күренми. Артыгын тырышып аткан чаклары күп булды. «Автомобилист»ка каршы узган икенче очрашу – әнә шуның бер дәлиле. Көндәшен дә имгәтте, командасын да. Гадәти уеннарда бер рекорд артыннан икенчесен яңартучы Шипачев, плей-офф җиткәч, 5 очрашуда 1 алка кертте һәм 1 пас бирде. Ике мәртәбә Стэнли Кубогын откан Войнов КХЛда иң зур хезмәт хакы алган сакчылардан санала. «Ак барс»тагы уены исә болай дип уйларга мәҗбүр итә: «Динамо» тикмәгә генә җибәрмәгән икән.

Казанда әнә шул уенчылардан бер-берсе өчен барысына да әзер булырлык команда төзи алмадылар. Төп гаеп кемдә, Зиннәтулла Билалетдинов аркасында шулай килеп чыктымы? Алай дисәң, узган ел ул командасын финалга кадәр алып барып җиткерде, ә быел исә мартта ук ялга чыгарды. Тәҗрибәле остаз баш тренер вазыйфасында калырга бик озак уйлаганнан соң гына ризалык биргән иде. Әллә көче җитмәдеме? «Көчем финалга кадәр җитәргә тиеш иде», – диде ул соңгы очрашудан соң.

2019 елгы җиңелү командада зур үзгәрешләр китереп чыгарды. Зиннәтулла Билалетдинов урынына Дмитрий Квартальнов килде. Состав та сизелерлек яңарды. Быел баш тренер белән ни буласын фаразлап булмый. Билалетдиновка Татарстанда хөрмәт зур, димәк, аның үз фикеренә дә колак салачаклар. Ә менә уенчыларга килгәндә, берьюлы 14 хоккейчының килешү вакыты тәмамлана. Араларында Радулов, Галиев, Адамчук кебек өметне акламаучылар да, Семенов, Билалов, Лукоянов кебек команда уенында мөһим урын алып торган хоккейчылар да бар.

«Ак барс» җитәкчелеге инде хәзердән үк киләсе сезон турында уйланса, КХЛда Гагарин Кубогы өчен көрәш әле кыза гына. Көнчыгыш конференциясендә чирекфиналга чыккан барлык командалар билгеле: «Металлург», «Авангард», «Автомобилист» һәм «Трактор». Көнбатышта исә СКА, «Локомотив» һәм «Спартак» үз көндәшләрен җиңде. Чирекфиналда кемнең кемгә каршы уйныйсы ике «Динамо» арасындагы серия тәмамлангач ачыкланачак. Мәскәү командасы җиңсә, алар – «Трактор»га, СКА – «Автомобилист»ка, «Металлург» – «Спартак»ка, «Авангард» исә «Локомотив»ка каршы уйнаячак.


Фикер өстәү