«Нәрсә бу?»: авыл халкы күктә сәер шарлар күргән

Нурлат районының Колбай-Мораса авылы халкының күзе ник күккә төбәлгәнме? Юк, сыерчыкларны да, ак юл салып үткән очкычларны күзәтүләре түгел.

– Безнең авыл аша бүген төштән соң 10 лап шар очып китте. “Нәрсә икән бу?”– дип, аптырап капка төбенә чыктык. Якыннан күрәсебез килеп, бинокль аша да карадык. Парашют белән сикерәләрме әллә, дип тә уйладык. Нишләп йөрүләре икән? – дип кызыксынып шалтыратты безгә Айнур Ардаширова.

Әлеге сорау буенча Нурлат районы хакимиятенә шалтыраттык. Анда безгә илкүләм ярыш узуын әйттеләр. Тулырак мәгълүматны оештыручылардан сорадык. Бүген Татарстанда җылылык аэростатларының еракка очу ярышы “Россия зимняя гонка” узган икән. Әлеге ярыш республикада туризмны, һава спортын үстерергә ярдәм итәчәк.

– Әлеге ярышка быел старт Татарстанда, ягъни Яшел Үзән районының Ильинское авылында бирелде. Анда Казан, Чаллы, Йошкар-Ола һәм Уфадан барлыгы ун команда катнашты. Ун сәгать эчендә катнашучыларга иң ерак арага очарга кирәк иде. Экипажлар 300 чакрым үтеп, Самарада финишка килеп җитте, –диде GMB AERO аэроклуб белгече Екатерина Белянина.

 


Фикер өстәү