Иң кирәкле кеше икәнсез: буш ФАПларга кайдан фельдшер табарга?

Алар – авыл халкының туганы сыман якын кешесе. Аз гына кәефсезләнсәң, сызлансаң, авырсаң да шуларга барасы. Иң беренче диагнозны да алар куя. Еш кына алар дару белән генә түгел, сүз белән дә дәвалый.  Авыл җирендә хезмәт куючы фельдшерлар турында сөйләгәндә, еш кына, җырдагыча, мондый бәхет һәркемгә дә эләкми дип тә өстисе килә. Ник дигәндә, бүген Татарстанда менә дигән ФАП бинасы була торып та, фельдшерсыз тилмерүче авыллар бар.

Бер көнне редакциягә Арча районының Урта Сәрдә авылында яшәүче укучыбыз Рузалия Хәбибуллина шалтыратты. «Табиб уколга рецепт биреп кайтарды. Ә авылда аны кадарга кеше юк. Яңа мәктәп бинасында урнашкан фельдшер пункты буш тора. Фельдшерыбыз декрет ялында. Аны алмаштырырга кеше юк. Авылда белгеч булмагач, уколны 3 чакрым ераклыктагы күрше Кылачы авылына барып кадаттык. Кайчан үз фельдшерыбыз булыр икән?» – дип үз гозерен җиткерде ул. Рузалия апаның соравына җавап табарга теләп, Арча район үзәк хастаханәсе белән элемтәгә кердек.

Районның өлкән фельдшеры Мәдинә Сәләхова сүзләренә караганда, Урта Сәрдә авылындагы медицина пункты Урта Аты авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына беркетелгән. Анда ике фельдшер эшли. Алар Урта Сәрдә, Түбән Аты, Кылачы, Сәрдә авылларына хезмәт күрсәтә.

– Урта Сәрдә авылы халкы белән эшләүче фельдшер хәзерге вакытта декрет ялында. Аның урынына кеше эзлибез. Шуңа күрә авылдагы медицина пункты әлегә буш тора. Атнага ике мәртәбә Урта Сәрдәгә районнан гомуми практика табибын җибәрә башлаган идек. Бу эш вакытлыча туктатылып торды. Хәзер аны яңадан торгызырга исәп. Бу авылга районнан «ашыгыч ярдәм» машинасы да еш килә. Халыкка тиешле медицина ярдәме вакытында һәм тиешенчә күрсәтелә, – диде Мәдинә Сәләхова.

Буада да шул ук хәл

Белешә торгач, Татарстанда менә дигән ФАП бинасы була торып та, фельдшерсыз тилмерүче авылларның шактый булуы ачыкланды. Буа районында 100 хуҗалыклы Әхмәт авылы – шундыйларның берсе. Авыл халкы инде ярты ел чамасы фельдшерсыз тилмерә. Биредә 30 елдан артык фельдшер булып эшләгән Гөлфия Шәймәрданова, тормыш иптәше кисәк кенә вафат булу сәбәпле, район үзәгенә күченгән. Ә аны алыштырырга кеше юк. Мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышып эзләнә торгач, бу авылда якын киләчәктә фельдшер булырга да охшамый дигән фикер туды.

Әхмәт авылы клубы мөдире Гөлназ Әмирханова сүзләренә караганда, авыл халкының 80 процентын өлкәннәр тәшкил итә. Яшьләр бик аз. Шуңа күрә Әхмәттә фельдшерсыз булмый. Әлегә авыл халкы медицина ярдәме кирәк булганда үз хуты белән өч чакрым ераклыктагы күрше Яңа Чәчкап авылына йөри икән. Без шалтыратканда Гөлназ Әмирханованың үзенең дә Буа район хастаханәсендә ятып дәваланган чагы иде. «Авылда фельдшер булмагач, өйдә уколлар алып кына дәваланырга мөмкинлек юк, шуңа район хастаханәсенә килдем», – ди ул.

Коронавирус котырган чорда Гөлназ авылда волонтер булган. Шуннан калган гадәт буенча, авыл халкы аңа әле дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә икән.

– Дарулар, ниндидер препаратлар алырга кирәк булса, авыл халкы миңа әйтә. Аларны районнан алып кайтып таратам. Буага көненә өч-дүрт тапкыр барып кайткан көннәр дә була. Элегрәк Гөлфия апа бөтен халыкны дарулар белән тәэмин итеп торды. Авыл халкы кан басымын да тиз генә медпунктка барып үлчәтеп кайта иде. Кемнең бу, кемнең теге җире авырта, дигәндәй. Хәзер инде авыл халкы табибка бик каты авырып киткән очракта гына мөрәҗәгать итәргә тырыша, «ашыгыч ярдәм» чакырталар, – ди клуб мөдире.

Яңа Чәчкап авыл җирлеге башлыгы Динә Габдрахманова сүзләренә караганда, Әхмәт авылы халкының фельдшерсыз тилмерүен район җитәкчелеге дә, район үзәк хастаханәсенең баш табибы да белә. Эшләргә кеше генә таба алмыйлар. «Күрше Яңа Чәчкап һәм Кыр Тәүгелдесе авыллары фельдшерларына да бу авылны үзләренә алырга тәкъдим итеп караган идек. Ризалашмадылар. Үз участокларында да эш күп шул. Башка эшләргә килүче юк. Юкса, безнең Буада медицина көллияте дә бар. Шуңа да карамастан, үзебез үк белгечләргә кытлык кичерәбез», – ди җирлек башлыгы.

Район үзәк хастаханәсенең кадрлар бүлегенә шалтыраткач та шул ук фикерне ишеттек. «Бездәге көллиятне тәмамлаучыларның күбесе Казан, Рязань кебек зур шәһәрләргә китү ягын карый. Район үзәк хастаханәсендә эшләргә атлыгып торучы яшьләр дә бик аз. Әхмәт авылында да фельдшер булып эшләргә теләүче юк. Кечкенә генә авыл, яшьләр өчен бернинди перспектива юк. Бу вакансия буенча өлкәнрәкләр арасында да мөрәҗәгать итүчеләр булмады», – диделәр безгә кадрлар бүлегендә.

Торак булса, кайтасы

Яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пунктларының буш торуын Хөкүмәт йортында узган киңәшмәләрнең берсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тәнкыйть утына тоткан иде. «Хастаханәләрне капиталь төзекләндерүгә күпме акча тотабыз, ФАПлар төзибез. Ә аларда эшләргә кеше юк. Бу – район башлыклары җаваплылыгындагы мәсьәлә. Табибларның җитмәве халыкның яшәү сыйфатына да йогынты ясый», – дигән иде республика башлыгы ул чакта.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүген республикада барлыгы 1707 фельдшер-акушерлык пункты исәпләнә. Аларда 1688 фельдшер хезмәт куя. Билгеле булганча, киләчәген медицина белән бәйләгән яшь белгечләрне авыл җирлекләренә җәлеп итү максатыннан, илдә «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» программалары эшләп килә. Алар буенча авыл җиренә кайткан яшь табибларга бер тапкыр  1,5 млн сум акча бирелә. Яшь фельдшерларга исә 750 мең сум акча түләнә. Моның өчен алар авыл җирендә кимендә 5 ел эшләргә тиеш. Быел «Авыл фельдшеры» программасы буенча фельдшер-акушерлык пунктларында эшли алган белгечләр исемлеге киңәйтелгән. Шул рәвешле хәзер ФАПларга, фельдшерлардан тыш, шәфкать туташлары белән акушерлар да эшкә урнаша ала.

Мөмкинлекләр бар, эшләүче табылырмы? Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы заказы белән оештырылган махсус сораштыруда медицина уку йортларында укучы студентларның нибары – 17 проценты, 35 яшькә кадәрге табибларның 21 проценты гына авыл җирендә эшләргә әзер булуын әйткән. Авылга кайтырга теше-тырнагы белән каршы булган яшь белгечләрнең күбесе бу теләген авылда һөнәри яктан үсеш өчен мөмкинлекләр аз булу, хезмәттәшләре белән аралашу җитмәү, андагы медицина җиһазларының тиешле дәрәҗәдә куәтле булмавы белән бәйләп аңлаткан. Шул ук сораштыруда яшь табиб (60 процент) һәм студентларның (55 процент) яртысыннан артыгы: «Торак белән дә ярдәм итсәләр, авылга эшкә кайтыр идем», – дип белдергән.

Тыныч йоклаган чак сирәк

Хәзерге яшьләр без түгел: аларның дөньяга карашы да, табигате дә башка. Саба районының Олы Шыңар фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Рузилә Мөхәммәтова яшьләрнең авыл җирендә фельдшер булып эшләргә атлыгып тормавының төп сәбәбен әнә шуннан күрә. «Безне бер урынга эшкә билгеләгәннәр икән – шунда гомер буе эшләдек. Хәзер яшьләр исә эшне алмаштырып карый, яхшырагын табарга тели. Безнең һөнәрдә эшнең ни дәрәҗәдә күп булуын күрәләр. Казанда фельдшер булып эшләп, өч тапкыр күбрәк хезмәт хакы алып булуын да яхшы аңлыйлар», – ди Рузилә ханым.

Замана фельдшер-акушерлык пунктларында рәхәтләнеп эшләү өчен бөтен шартлар да тудырылган югыйсә. Олы Шыңар авылында 36 ел буе фельдшер булып эшләгән Рузилә ханымның үткән белән бүгенгене чагыштырырлыгы бар.

– Аерма җир белән күк арасы инде. Элегрәк авылдагы юллар үзәккә үтә иде. Даруны да үзебез алып кайттык. Хәзер аны медпунктка китереп бирәләр. Берничә авылга хезмәт күрсәтүче ФАПларга мобиль машиналар да бирелә. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне районга диспансеризация уздырырга, флюорографиягә төшәргә алып барасы булганда социаль яклау идарәcеннән машина сорый алабыз. Бу махсус программа буенча эшләнә, – ди фельдшер.

Рузилә Мөхәммәтова үзе авырулар янына велосипедта җилдерә икән. Ник дигәндә, ул хезмәт күрсәткән Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авылларының арасы бик якын. Элегрәк Түлешкә авылы да аларга караган. Ләкин хәзер бу авыл беткән инде. Хәзерге заманда фельдшерларның эшен бермә-бер җиңеләйткән тагын бер иң зур өстенлекне атый Рузилә ханым. Ике ел теле-ФАП программасы буенча да эшли башлаган алар.

– Авыру кешене үзебезгә алып килеп, видеоэлемтә аша райондагы табиб белән турыдан-туры онлайн консультация уздырабыз. Сабага барып торасы да юк. Шушында ук йөрәген дә яздырабыз. Аның нәтиҗәләрен райондагы табиб та, Казандагысы да карый ала. Бу инсульт, инфаркт очракларын алдан кисәтеп, кешегә тиз арада тиешле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә, – ди Рузилә ханым.

Фельдшер-акушерлык пунктларында элеккеге кебек санитаркалар да эшли башласа, фельдшерның эше  бермә-бер кимер, күбрәк эшкә өлгерер иде дигән фикердә ул. «Безнең һөнәрдә үз эшеңне ярату гына җитми. Аның белән көне-төне яшәргә кирәк. Фельдшер гомер буе кеше өчен борчылып яши. Кичтән берәрсе авырса, хәле ничек, төнне ничек уздырды икән дип уйлап чыгасың. Тыныч йоклаган чак сирәк», – ди Рузилә Мөхәммәтова.

Константин Галкин, Россия Фәннәр академиясе социология институтының өлкән фәнни хезмәткәре:

– Бездәге медицина уку йортларында яшь белгечләрне авыл җирендә эшли алырлык итеп әзерләмиләр. Авыл халкы белән эшләү – бик зур осталык сорый. Аларга хезмәт күрсәткән белгеч берүзе ничә төрле чирне таный, төгәл ачыклый, тиешле ярдәмен күрсәтә, дөрес киңәшен бирә белергә тиеш. Яшь белгечләребез моңа әзер түгел. Ил күләмендә авыл җирендә эшләүче табиб һәм фельдшерларның үзара аралашып, киңәшләшеп эшләвен тәэмин итә торган ниндидер зур бер платформа барлыкка килсә дә яхшы булыр иде.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү