Россия Гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничевны соңгы юлга озату ябык режимда үткәрелә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничевны җирләү Петербургта ябык режимда узачак. Хушлашу Төньяк зиратта була.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хушлашу мәрәсиме массакүләм матбугат чаралары өчен ябык режимда узачак.

«10 сентябрьдә Санкт-Петербургның Төньяк зиратында Россия Гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничевны озату мәрәсиме узачак. Ул 8 сентябрьдә Норильскида Арктик зонаны гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча ведомствоара өйрәнүләр вакытында һәлак булды. Хушлашу матбугат өчен ябык режимда уза,- диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Зиничев өйрәнүләр вакытында кинорежиссер Александр Мельникны коткарып, үзе һәлак булды. 9 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, Зиничевка үлгәннән соң, Россия Герое исеме бирелде.


Фикер өстәү