Китми калганнар. 100дән артык хуҗалыгы булган Чәмәк авылында хәзер 5 кеше яши

Йортлары ишелеп, бар җирне балтырганнар басып бетерсә дә, Чәмәк алар өчен иң матур авыл. Туган авыл бер ничек тә ямьсез була алмый шул. Әнә Рафаэль абый Хәмидуллин, бер җиләген өзеп капсаң да, йөрәккә дәва була, ди бит. Заманасында йөздән артык хуҗалыгы булган авылда бүген нибары дүрт йортта биш кеше яши. Картлар кулына калган ташландык авылны без дә күреп кайттык.

 

Атны суйсак, ни булыр?

Иртәгә яз башланасы көнне төштән соң килеп чыктык без бу авылга. Шәһәрдә кояш «күз»ен кысып калган иде югыйсә. Ә монда – буран, бөтен җирне кар себерә. Шулай булгач, сукмагын табып, авылга үтүләре икеле. Табигатьтә яз белән кыш тартышса, Чәмәктә өлкәннәр яшәр өчен җан тырмаша. Тау башыннан авыл бик кечкенә күренми үзе. Буш торганнарын да санасак, 20дән артык йорты бар. Боларның кайсында кеше яши икән, дип як-якка карап тордык да, тар сукмактан авылга таба атладык. Читкә тайпылмас өчен, тамгалы таяк утыртып куйганнар. Иңкүлектән төшеп, инеш аша авылның икенче башына күтәрелдек. Бу сукмактан йөрүче өлкәннәргә Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен! Безне каршы алырга чыккан Рафаэль абый ерактан ук, бата күрмәгез, дип кисәтеп торды. Таяксыз йөрү мөмкин түгел.

 

Дүрт өйгә – биш кеше. Берсендә ирле-хатынлы Тәскирә апа белән Рафаэль абый яшәсә, калганнарында берәр кеше көн күрә. Болар – Рузалия һәм Илһамия әбиләр, авылның буйдак егете, яше 50дән узган Рамил.

Ялгызы гомер кичерүче 73 яшьлек Илһамия апа Әхмәтҗанова, атыбыз булмаса, без монда яши алмас идек, ди. Шуңа күрә әлегә бахбайны асрарга мәҗбүр. Уллары килгәч, атны җигеп, чанага утырып юл ясыйлар икән. Ат батса, казып чыгаралар. Юлның бөтенләй беткән чаклары да булгалый.

– Үземне жәлләмим әле. Әнә күршедә яшәүче 81 яшьлек Рузалия апаны кызганам. Атны суйсак, ул нишләр? Аны кибеткә кем йөртер? Әле болай кышын минем атны җигеп, күрше авылга кирәк-яракка баралар, – ди ул, авылдашы өчен борчылып.

Илһамия апа – шушы авылныкы. Ире Әгъләм бер ел элек йөрәк өянәгеннән дөнья куйган. Икесе дә гомер буе фермада эшләгән.

– Кем белгән аны, авыл шундый хәлгә калыр дип? Өч малаебыз бар дип, зур итеп өй салган идек. Хәзер менә ялгызым аптырап йөрим. Авылдан беркая да китәсе килми. Малайлар, әйдә безгә кил, дип чакырып торалар. Кайсына барыйм? Талаштырып ятмыйм әле. Суыксуда яшәүче улым көн саен килеп, хәлемне белеп тора. Азык-төлек китерәләр. Эчем пошса, авыл башындагы Тәскирә белән Рафаэльләргә барам. Әмма алар да ерак, – ди Илһамия апа.

Мәктәп бетсә, авыл бетә

Рафаэль абый белән карга бата-чума урамнарны әйләндек. Безгә авылның бердәнбер эте Бамбук та иярде. Безнең өчен авылның хәрабәгә әйләнүе зур фаҗига кебек тоелса, Рафаэль абый инде болай яшәргә ияләшкән. Хәер, аның да җаны әрнеми түгел, әрни, әлбәттә. Өстәвенә шуларга караган саен балачак, яшьлек еллары искә төшереп интектерә икән. Ул чакта тормыш бөтенләй башка булган. Авыл атамасын исә чишмә исеменә бәйле дип аңлаттылар. Чишмәсе күптән кипкән икән инде. Ә Чәмәк яшәү белән үлем арасында чәбәләнә.

Тирә-якны балтырган баскан. Кар көртләре биек, балтырган тагын да биегрәк. Җәй көне ялгыш кына тотынсаң да, кулны җәрәхәтли, диләр. Шуңа күрә сак йөрергә тырышалар. Йорт тирәсен тәртиптә тотарга гадәтләнгән авыл кешеләре Чәмәкне чүп үлән басып китәр дип башына да китермәгән.

– Менә бу клубка күрше авыллардан яшьләр килеп йөри иде. Кино, концерт куялар иде. Хәзер инде ни тәрәзәсе, ни ишеге юк. Шушы урында тукталып, шау-гөр килеп торган чакларны сагынам, – ди Рафаэль абый, моңаеп.

Кибете дә җиргә иңеп бара. Килеп сатучысы юк, чөнки юлсыз интегәләр. Мәктәбе дә юкка чыккан. Бу хәлләргә 40–50 ел узган инде.

– Шушы мәктәптә укыдык. Без укыганда 30лап укучы бар иде. Ә балаларыбыз боттан пычрак ерып, күрше авылга йөреп укыды. Юл газаплары йөрәккә үтте, билләһи. Ул чакта авыл башына кадәр юл юк иде. Үзара салым акчасын кушып, кеше ярдәме белән таш җәйделәр. Мәктәп ябылгач, 7ләп яшь гаилә Биектауга күчте. Ферманы күршедәге Ташсуга күчерделәр. Авыл таралганчы, 60лап йорт бар иде, – дип сөйли Тәскирә апа.

 

Иңгән соры йортлар телсез кешеләрне хәтерләтә кебек тоелды безгә. Югыйсә арада биек итеп төзелгән, үзенчәлекле тәрәзә йөзлекләре куелганнары да бар. Борынгы татар өйләре горур басып тора. Тагын берничә елдан аларны да шушы хәл көтәр. Бу ишекләр инде ачылмаслык итеп ябылган, аларны берәү дә шакымас. Дөрес, җәен өч йортка кайтып йөриләр икән әле. Зиратны да тәртипләп тоталар. Барысына да шунда барасы. Авылдашлары елга ике мәртәбә өмә оештыручы Касыйм абыйга рәхмәт әйтте.

– Дәү әти-әниләре үлсә дә, бу йортны кайтып карап торалар әнә. Калай койма  корып куйгач, авыл ямьләнеп киткәндәй тоелды. Һәр йорттагы кечкенә генә матур бизәк тә кадерле хәзер, – дип күңелен юата Рафаэль абый.

Тәскирә апа белән Рафаэль абыйның гаилә корганына – 50 ел, ике кыз үстергәннәр. Тәскирә апа бозау караган, сыер сауган. Яшь вакытта иренә, шәһәргә күчик, дип әйтеп караган, тик аның китәсе килмәгән.

Бүлмә бирсеннәр иде

Рузалия әби Хуҗашевага – 81 яшь. Әтисе сугышка киткәндә, әнисенең карынында җиденче бала булып калган ул. Барлык апа-абыйлары, ягъни алты туганы да вафат инде. Кияүгә чыкмаган, шуңа күрә балалары да юк.

– Өйгә керсәң дә, тышка чыксаң да, кеше юк. Сөйләшергә интизар. Авылында кешесе калмады бит, – дип борчылып сөйли Рузалия әби. – Колаклар чыңлый. Ике атна авырдым. Килеп бер укол кадаган кеше дә юк. Ник ул пунктта эшләүче Зөлфияне килә торган итмиләр? Үлсәң, атна буе ятарсың. Өлкәннәр көненә бүләк китергәлиләр анысы. Җәй көне машина, кыш көнне ат яллап, кибеткә барам. Әле ярый Илһамиянең аты бар. Мунчага Илһамия, Тәскирәгә йөрим. Болай яшәп булмый. Миңа Биектаудан берәр бүлмә булмасмы икән, кызым?

Өенә газы керсә дә, суны ул ерактан бидонны чанага утыртып ташый. «Кешегә йөрергә вакытым юк. Минем карны кем көри дә мичкә кем яга, ашарга кем пешерә дә идәнне кем юа?» – ди уфтана әбекәй. Без килгәндә, түбәдән кар төшереп ятышы иде.

Киләчәкне фаразлап

Нәрсәгә өметләнеп көн күрә бу кешеләр? Тәскирә апа, авылның киләчәге юк, дип саный, килеп-китүчеләр Чәмәкне яшәтә алмый, ди. Ире Рафаэль абый исә яхшыга өметләнә:

– Авыл Казанга якын бит, өйләргә газ кергән. Җәй көне, йортлар сатылмыймы, дип сораучылар да булгалый. Юл булса, кеше кайтыр иде әле. Авыл ишелеп бетсә дә, беркая да китәсе килми.

Ялгызлыктан туйган Рузалия әбинең – үз кайгысы. «Беткән авылны яратып буламыни? Үлгәнче ничек тә яшәргә кирәк инде. Китәр идем дә бит», – ди ул һәм янә Биектауда бүлмә алу турында хыялын җиткерә.

Аларның борчу-мәшәкатьләрен Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рамил Низамиевка җиткердек. Хәер, бездән башка да белә ул аларны.

– Заманасында миллионер колхоз иде бу. Авылда ферма, мәктәп беткәч, узган гасырның сиксәненче елларында халкы кайсы кая күчеп бетте. 2003 елларда газ керткәндә, Чәмәктә 10–15 йорт булгандыр. Ул вакытта да өлкәннәр кулында иде инде авыл. Мәктәп яшендәге бер-ике генә бала бар иде. Хәзер пропискада 15 кеше исәпләнә. Яшәргә кайтучылар юк. 1980 нче елларда киткән кешеләр хәзер 70–80 яшьтә инде, – диде Рамил Низамиев.

Юлны трактор белән чистартып булмый, диде ул. Шуңа күрә авыл башына кадәр генә юл бар. Аннан ары кереп булмый. Башлык әйтүенчә, юл салып булмый. Программага керү өчен, пропискада ким дигәндә 101 кеше булу кирәк. Кибет тотудан да файда юк. Ә автокибет юлсыз авылга керә алмый.

Рузалия әбине борчыган мәсьәләне дә кузгаттык.

– Өч авылга – бер фельдшер. Фелдьшер белән Чәмәктәге өлкәннәр янына йөрү турында сөйләшермен. Социаль хезмәткәр билгеләнгән, әбиләр зарланмый, – диде Рамил Низамиев.

Рузалия әби Хуҗашеваның бүлмә турындагы үтенечен Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗановка да җиткердек.

– 81 яшьлек әби социаль хезмәткәрсез булырга тиеш түгел. Ачыкламыйча, сорауга җавап бирә алмыйм. Хәле бик авыр булса, чарасын күрми калмабыз, берәр нәрсә уйларбыз, – диде ул.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү