«Безгә ул кирәк әле!»: үлеп барган авылның «савыгу» тарихы

Теләк һәм бердәмлек булганда үлеп бара торган авылга да җан өрергә була икән ләбаса! Нурлат районының Иске авылын үз күзләребез күреп, аның халкы белән аралашып кайткач, бу сүзләрне ничәмә-ничә кат кабатладык икән. Аның белән танышуыбыз юктан гына килеп чыкмады. Шушы авылда туып үскән, бүген Казанда яшәүче укучыбыз Рәмзия Галләметдинова газетабыз уздырган «Бу – минем туган авылым!» бәйгесендә «Без – авылдан» номинациясендә җиңүче булган иде. Ул көнне сәфәргә дә без җиңүченең үзе белән танышырга, бүләген тапшырып, инде язманы укыганда ук гашыйк булган авылны күрергә дип кузгалдык. 

Биргән вәгъдәмне үтәдем!

Рәмзия апа түрә дә, зур акчага ия эшмәкәр дә түгел. Ул – бары тик туган авылы өчен җан атучы, ул яшәсен, дип бар тырышлыгын куючы гап-гади хатын-кыз. Максатына ирешер өчен кемгәдер шикаятьләр язып, кеше башыннан да йөрмәгән. Ничек итсә иткән, матур һәм туры юлын табып, авылын юллы, газлы, мәчетле итүгә, әрвахлар рухын сөендереп, зиратны чистартуга, ташландык хәлдәге чишмәгә, коега җан өрүгә әйтеп бетергесез зур өлешен керткән кеше ул.

– 2008 елда әнине, бик зур авырлык белән, туган авылга алып кайтып җирләдек. Иң якын кешемне гүргә иңдергәннең икенче көнендә нигезебездә үскән алмагачларны, талларны кочаклап, бик озак еладым. Ташландык йортлары белән юлсыз, мәчетсез, кибетсез, газсыз туган авылның шундый хәлдә булуы нык тетрәндерде. Шушы авыр минутларымда үземә сүз бирдем: киләчәктә, ничек кенә авыр булса да, туган нигеземне, авылымны, зиратны  саклап калырга кирәк! Безнең авыл хәтта картада юк иде бит, – дип ачынып сөйләде ул безгә.

Шул вакыйгадан соң унике ел узган. Шөкер, бүген авылның юлы да, мәчете дә, чишмәсе дә бар. 2008 елда ятим баладай утырып калган дүрт йортлы авылда бүген – 20 хуҗалык. Иң гаҗәпләндергәне шул булды: газ узган ел ахырында гына җибәрелгән. Шуңа кадәр биредә яшәүчеләр йортларын мичкә утын ягып җылыткан.

– Авылны газлы итү теләге көчле иде, – дип искә ала ул чакларны Рәмзия апа. – 2011 елдан бирле төрле җаваплы оешмаларга хатлар юлладым. Өметем  сүнмәде, сүрелмәде. Авылга кайтып нигезләрен торгызырга теләүчеләр дә артканнан-арта барды. Утын кистек, ярдык, мич яктык, зиярәт кылдык, авылны ташламадык. 2019 елның ахырында перспективасыз дип мөһер сугылган авылга «зәңгәр ягулык» килде. Димәк, безне ишеттеләр, хәлебезгә керделәр. Авыл халкы өчен әйтеп-сөйләп бетермәслек зур тантана булды бу.

Рәмзия апаның үзенең дә язмышы җиңел булмаган. Улы Наил – ДЦП авырулы, ире дә –  бер-бер артлы катлаулы операцияләр кичергән кеше. Гаиләдәге авырлыкларга карамастан, авылы өчен җан атып яшәгән ханым биредә йорт җиткезә. Гаилә башкалада яшәсә дә, авылга еш кайтып йөриләр. Наил дә, җитди авыруы булуга карамастан, юристлыкка укыган, бик белемле егет. Китаплар укырга, телләр өйрәнергә, аралашырга ярата.

Рафаэль абый

Камыштан намазлык    

Рәмзия апаның ире Рафаэль абыйның да бик гаҗәеп һәм сирәк очрый торган шөгыле барлыгын белеп кайттык. Ул камыштан намазлык үрә.

– Мин бу авылга беренче тапкыр кайтканда бөтен халык намазлык үрә иде. Рәмзиянең бабасы, абыйларының яраткан шөгыле иде ул. Абыйсының үрнәк өлгесен әле дә булса истәлек итеп саклыйм, – ди Рафаэль абый. –  Мондый намазлыкта Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) намаз укыган, ятып йоклаган чаклары да булган. Ул бик чыдам, табигый. Аяк белән баскач, массаж нәтиҗәсен бирә. Моннан тыш, кешеләр мунча идәненә җәяргә дип тә сорап алалар. Ләхеттә мәет астына да куеп калдыралар. Безнең якларда (ул Лаеш районының Имәнкискә авылыннан. – Авт.) аны буйга кую гадәте бар. Питрәч, Мамадыш районнарында камышны кисеп, ләхет янында таратып куялар дип беләм. Үреп кую тагын да җыйнаграк була.

Оста әлеге намазлыкларны заказга да үрә. Намаз укырга, мәет астына салырга дип, шактый кеше эшләтә икән. Шәхсән безгә ят һөнәр булса да, Нурлат якларында бик популяр ди. Казаннан да соратып алучылар бар икән. Алдан хәстәрен күреп, үзләре өчен алып куючылар да бар, ди Рафаэль абый. Шунысы кызык: мондый максатка дип алган кешеләр озын гомер кичерә, чөнки бу намазлык гомер теләп тора.

– Чималны сазлыклы, сулы урыннардан җыям. Аны Питрау узгач җыярга киңәш итәләр. Чөнки ул вакытта үсемлекләр үсүдән туктый. Ләкин ул чорда җыелган камыш бик тиз кибеп бетә. Шуңа күрә мин августта эшкә тотынам. Кайбер урыннарда су җылы, рәхәт була. Салкын, бик авыр җыела торган җирләрдән дә җыярга туры килә. Сазлык янында 80 см итеп кисәм дә, өйгә алып кайтып, кояшта бераз киптерәм. Аннан соң ышык, җиләс җиргә алып куям. Шуннан соң догаларымны укып, «бисмилла»мны әйтеп, үрергә тотынам. Гадәттә көн ярым дигәндә бер намазлык җиткерәм. Күңел тынычлыгы алам, үргән вакытта догалар ятлыйм, – ди ул.

Фәрит Вәлиәхмәтов

Авыл – авыл инде!

Авыл урамыннан барганда күзебез бик матур итеп салынган йортка төште.  Биредә Гөлфәния һәм Фәрит Вәлиәхмәтовлар яши икән. Фәрит абый –  шушы авылда туып үскән кеше. Гомер буе нефть тармагында эшләгән. Эшеннән туктагач, туган авылында йорт салып, гаиләсе белән бирегә яшәргә кайтканнар. Без исә шәһәрдән каникулга кайткан оныклары белән бергә табын янында төшке аш ашап утырган мизгелләренә туры килдек.

– Менә әле генә оныкларыбызны шәһәрдән алып кайттык. Ял итсеннәр, дидек. Җәй көне дә шушында инде алар. Авылда рәхәт бит, – дип сөйләнә-сөйләнә каршы алды безне хуҗабикә.

– Әтиләр заманында өйне утын ягып җылытышлы иде. Туып үскән йортыбыз янгач, әти берара Нурлатта яшәде. Аннан соң менә бу йортны җиткерергә уйладык, – дип сүзгә кушылды гаилә башлыгы. – Моңа кадәр үзебез дә авылга җәйгә генә кайта идек. Быел беренче кышыбызны чыгачакбыз, Алла теләсә. Башта кечкенә генә йорт салырбыз дип уйлаган идек. Балалар белән бергә уйлаштык та, зуррак итәргә булдык. Газ да керде бит. Шуннан соң бөтенләй күченергә булдык. Кош-кортлар да тотабыз. Үзебезнеке үзебезгә җитеп бара.

Ләкин авылга яшьләр кайтсын өчен, беренче чиратта, эш кирәк шул. Шуңа күрә Фәрит абый авылга кайтса да, пенсия яшендәге кешеләр генә кайтыр инде, дигән фикердә. Соңгы елларда аның чордашлары – биш-алты гаилә кайтып төпләнгән. Төп очрашу, күрешү урыны – җомга намазы.

– Авыл гөрләп яшәсен өчен халыкка эш кирәк шул. Бу безнең ише кечкенә авылларга гына түгел, зурракларына да баш бәласе. Менә күршедәге Кәкре Атау авылы зур да бит, анда да эш юк, – ди Фәрит Вәлиәхмәтов.

Утын өстерәү түгел инде

Вәлиәхмәтовлар гаиләсеннән чыккач, каршыбызга әтиле-уллы Кәлимуллиннар очрады. Алар белән дә аралашып алдык. 8 нче сыйныфта укучы Илшатның әнисе яман чирдән бик яшьли вафат булган икән. Бүген ул әтисе һәм аның бертуганы белән бергә яши, Нурлаттагы интернатка барып укый.

– Сыерыбыз, тавыкларыбыз бар, – ди малайның әтисе Рөстәм Кәлимуллин. – Туганым армиядән авырып кайткач, аны караган өчен акча алам. Үзенең дә пенсиясе бар. Тормышыбыздан зарланырлык түгел. Барысы да бар. Дөрес, кайвакыт бурычка да алырга туры килә. Нишлисең инде? Әле ярый күршеләребез, авылдашларыбыз бар. Алар белән бик дус яшибез. Һәр чәршәмбе кибет килә. Кирәк әйберләрне шуннан алып калабыз. Газ кергәч, бик яхшы инде. Аңа кадәр 20 мең сумга утын сатып ала идек. Болай кышын аена 1200–1300 сум түлибез.

Зәйтүнә апа Әхмәтсәгыйрова

Шул арада авылның иң өлкән кешесе – 82 яшьлек Зәйтүнә апа Әхмәтсәгыйрова да килеп кушылды. Башына матур итеп җылы яулыгын япкан әбекәй элеккеге һәм бүгенге тормышларын сөйләп алды.

– Мин шушы авылда туып үстем. Шушында кияүгә чыктым. Гомер буе биредә яшәп, эшләп, картайган кешемен, – диде ул. – Элек авылыбызда 36 йорт иде. Һәркайсыбызда бишәр-алтышар бала гөр килеп үсте. Барысы да таралыштылар хәзер. Балалар, оныклар кайтып тора, Аллага шөкер. Авылыбыз элек тә бик матур иде. Менә хәзер газ булгач, тагын да рәхәт. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшинга рәхмәт. Акчасын түләсәк түләдек, ләкин утын өстерәмибез инде, Аллага шөкер. Газ белән җылытылган йортыбызда яланөс йөрибез хәзер. Унар мең сумга икешәр машина утын сатып ала торган идек. Шуны җәфаланып мичкә ягып бетерә идек. Былтыр бу вакытта дер-дер калтырап йөрдек, газ булырмы, юкмы, дип. 20 декабрьдә безне сөендереп, газ җибәрделәр. «Әби, исән-сау торыгыз», – дип киттеләр. Рәхәтләнеп, сөенеп яшим бүген.

Фәнис Сафиуллин

    Ат кешнәмәсә, әтәч кычкырмаса…

Мондый зур булмаган авылда үз эшен ачып җибәргән Фәнис Сафиуллин авыл өчен «йөзек кашы»на тиң. Үзе күрше авылдан булса да, 5 ел элек бирегә килеп, атлар, мөгезле эре терлекләр үрчетү белән шөгыльләнә башлаган. Сарайлар җиткезгән, халыкка ат итеннән тутырма, казылык әзерләп саталар.

– Бу авыл мине табигате, саф һавасы белән җәлеп итте. Биредә терлек тотар өчен дә шартлар яхшырак. Аннан соң үземнең дә күңел тыныч. Кемнәндер өмет итеп яшәмисең, тулысы белән үзеңә генә ышанасың. 4 атыбыз, уннан артык сыерыбыз һәм егермедән күбрәк үгезебез бар. Аларны иткә дип тотабыз. Шулай ук ат итеннән казылык, тутырма да әзерлибез. Ит ризыкларын барысын да хатыным ясый. Авылда ат кешнәмәсә, әтәч кычкырмаса, яшәүнең кызыгы да булмас иде, – дип елмая хуҗалык башлыгы.

Хуҗалыктагы терлекләрне карашырга тагын бер авылдашы да ярдәм итә. Димәк, бер кешегә генә булса да, эш урыны да бар.

– Сөтчелек белән ныклап шөгыльләнәбез, дип әйтеп булмый әле. Бозауларыбыз имеп үсә. Шулай иткәндә аларның ите дә тәмле була. Казылык, тутырма ризыклар тәмле килеп чыксын өчен дә итнең чиста һәм яшь булуы кирәк.

Авыл халкы хәзер үзәкләштерелгән чиста су да үткәрсәләр, тормышыбыз бөтенләй җайланыр иде, дигән теләген дә белдерде.

Зөһрә Садыйкова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


«Безгә ул кирәк әле!»: үлеп барган авылның «савыгу» тарихы” язмасына фикерләр

  1. Рэхмэтне район башлыгына тугел,хатын-кыз башы белэн югарыдагы турэлэргэ яза-яза юл ярып йоргэн авылдашыгызга эйтегез, ул хатын йормэсэ ничэ еллар буе белмэгэн мени район житэкчесе газ, юл юклыкны

Фикер өстәү