«Эчкерсезләр авылы»: Мордва Каратаена сәяхәт кылдык

Кама Тамагы районының Мордва Каратаен «эчкерсезләр авылы» диләр. Мордва милләтенең бер этник төркеме саналган каратайларның яшәеше, холык-фигыле, йолалары, үзенчәлекләре белән танышу өчен, юлга кузгалдык. Алар безне «Исәнмесез!» дип, үзләренә хас самимилек белән каршы алды.  

Эчкерсезләр авылы

Мордва Каратае авылына без уттай кызу урак өстендә барып кердек. Дөресен әйтим, бу чорга хас ыгы-зыгысы, анда-санда чапкан техникасы, уңышны вакытында җыеп калырга ашыккан тынгысыз кешеләре белән гөрләп торган авылга юл тоттык дип уйлаган идек. Әмма Мордва Каратае безне, каударланмыйча, тыныч кына, үзгә тынлык белән каршы алды.

Авылга кергәндә күпер янында иске генә кое кала. Үткәннәрдән сәлам кебек ул. Төпкә чиләк төшереп, әйләндерә-әйләндерә меңгереп су эчә торган чын кое. Соңрак кына белдек: авыл аша узган юлчылар, биредә туктап, су эчә торган булган икән. Бүген инде коеның суы эчәрлек түгел. Әмма каратайлар аны үткәннең ядкаре итеп саклый. Заманында авылда шундый дүрт кое булган.

Авыл башындагы өр-яңа клуб бинасы каршына килеп туктадык. Биредә безне тәмле сүз, якты йөз, такмазалар белән милли кием кигән апалар каршы алды. Каратайларның милли ризыгы – сяканядан авыз итәргә дә насыйп булды безгә. Мордва Каратаендагы бу мәдәният учагы  2012 елда төзелгән икән. Аңа кадәр авыл 25 ел клубсыз яшәгән.

– Клубыбыз 100 урынга исәпләнгән. Халык йөри. Бер күч активистларыбыз бар. Биибез дә, җырлыйбыз да, концерт-спектакльләр дә куябыз. Авылдашларыбызның юбилейларын бергә үткәрәбез, алтын-көмеш туйларын билгеләп үтүчеләрне дә зурлап котлыйбыз. Күптән түгел Түбән Кама артистлары да театр куеп китте. «Бәрмәнчек» ансамбле дә килгәне бар, – ди клуб мөдире Ирина Окунева.

Ишекнең биге юк

Тын гына утырган авыл урамы буйлап атлыйбыз. Иске йортлар яңараклары белән чиратлашып бара. Күбесенең тәрәзәсе кадакланган инде. «Авылыбызда, нигездә, өлкәннәр яши. Урта яшьтәгеләр дә күп түгел. Яшьләр бөтенесе районга, шәһәргә китеп бетте. Авылыбызда бердәнбер бала бар. Күрше авылда 8 нче сыйныфта укый ул», – дип сөйләде мине озата барган Ирина ханым.

Каршыбызга кибеткә баручы ике әби очрады. Бик ачык, мөлаемнәр. Сине әллә кайчан белгән танышлары кебек якын итеп сөйләшәләр. Ирина Окунева исә: «Бездә бөтен кеше шундый», – дип елмая.

– Бик гади, эчкерсез кешеләр инде без. Беркатлылык та бар. Тиз ышанучан. Безнең авылда беркайчан да капка-ишекләрнең ябык торганы юк. Без аны биклисе дип белмибез дә. Юкса нинди заманда яшибез бит. «Мордва өенә эләксәң, ач китмисең» дигән гыйбарә яши бездә. Кунакчыл булуыбыз белән дә аерылып торабыз, – ди Ирина ханым.

Дөрестән дә, кайсы гына капка төбенә тукталсаң да, бер генә бикле ишек-капканы да күрмәссең биредә. Безгә юл уңаенда очраган фельдшер Татьяна Заһидуллина да, каратайлар кебек үзенчәлекле халык бөтен Татарстанда юк, дип саный. «Өлкән кеше моң-зарлы була бит инде. Мордва Каратаенда яшәүче әби-бабайлар исә зарлануның нәрсә икәнен дә белми. Хәлләре ничек кенә авыр булса да, бер зарлану сүзе ишетмисең алардан. Юк-барга үпкәләп, гаеп табып та утырмыйлар. Гомумән, каратайлар – бик сабыр халык алар», – ди Татьяна ханым. Ул үзе дә каратай милләтеннән. Күрше Ишем авылында яши, шундагы фельдшер-акушерлык пунктын җитәкли. Ике авылга хезмәт күрсәтә.

«Мордва Каратаеның бетеп баруы гына кызганыч. Авыл, туган тел, традицияләр яшәсен өчен, иң беренче чиратта теләк кирәк. Гаиләдәге мөнәсәбәт тә мөһим. Без үзебез – катнаш гаилә. Ирем – татар. Ике милләтнең дә гореф-гадәт, йолаларын үтәп яшибез. Пасха җитсә, йомырка буйыйм, Троицада үземнең туган авылыма барам, зиярәт кылам. Корбан, Ураза гаетләрендә коймак пешереп, таба исе чыгарам. Корбанын да чалабыз», – ди ул.

Мордва Каратае авылы кибетендә 26 ел сатучы булып эшләгән Юлия Глонинаның гаиләсе дә катнаш. Үзе – рус милләтеннән, ире – каратай. Мәрхүм каенанасы авылдагы заманында бик данлыклы булган «Мордовские узоры» ансамблен җитәкләгән. Авылның бетеп баруына үзәк өзелә, ди Юлия.

– Элек авыл бик зур иде. Хәзер инде аның халкы каратайды, яшьләр китеп бетте. Ә авылны алар ярдәмендә генә яшәтеп була. Тел, милләтне дә алар гына яшәтә ала. Әмма эш, мөмкинлекләр булмаган авылда яшьләрне тотып булмый, билгеле. Элек ичмасам ферма бар иде. Ирем гомере буе шунда эшләде. Хәзер анысы да юк. Хәзерге вакытта Ногинскида хезмәт итүче улыбыз да, армиядән кайткач, шәһәргә китәргә җыена, – ди Юлия ханым. Туган телне саклап калу өчен, аның мәктәпләрдә укытылуы да кирәк дип саный ул. Мордва теле исә бүген Тәтеш районы мәктәбендә генә укытыла.

Өмет бар әле

Каратайлар – мордва милләтенең бер этник төркеме. Икенче төрле аларны мукшылар дип тә йөртәләр. Билгеле булганча, мордва милләтенең, каратайлардан кала, эрзя дигән тагын бер этник төркеме бар. Каратайлар турында беренче тапкыр XVIII гасырда, галим И. Лепехин язмаларында телгә алына. Ул аларны мордваларның үзенчәлекле бер кабиләсе дип атый.

Каратайлар – шулкадәр кызык халык: «без – мордвалар!» дип горурланган бу кешеләр үзләре, теттереп, татарча сөйләшә, үзләре христиан динен тота. Аралашу барышында шуңа игътибар иттем: үзара да, нигездә, татар һәм рус телләрендә аралаша алар. Үзләренең туган телләрендә сөйләшкәндә дә ярты сүзләрен аңлап була, күп сүзләрен татарчалаштырып әйтәләр. Ирина ханым, минем бу уйларымны укыгандай: «Без татарлашып беттек бит инде. Кызык өчен санап карасаң, без сөйләшкәндә кулланган чиста үзебезнең сүзләр биш процент чамасы гына калгандыр», – ди ул. Каратайларның туган теле бүген нинди хәлдә икәнне әнә шуннан бик яхшы чамаларга була инде.

Әмма алар үзләре мондый төшенке уйларга бирешмәскә тырыша, яхшыга өметләнә. «Бүген авылдагы 15 йортның күбесе буш, ташландык. Ләкин бар да алай ук начар түгел әле. Соңгы елларда авылда өч яңа йорт төзелде. Кайчандыр безнең авылдан чыгып китеп, лаеклы ялга чыккач, кабат монда кайткан кешеләр бу. Болай булганда, авылыбыз бетмәс, Алла боерса», – ди шушы авылда 40 ел сыер савучы булып эшләгән Нина Чекменева.

Ата-анасы янына балалары, оныклары кайтып торыр, авылга эз суынмас, бәлки, шул рәвешле авылда яшәүчеләр саны да артып китәр, дип өметләнә каратайлылар. Юкса юклы-барлы 15 йортлык шушы авылда бүген нибары 35 кеше яши. Шуларның 30ы – каратайлар. Ә бит Мордва Каратаеның яшен дә, картын да бер йодрыкта тотып, гөрләп торган чаклары да булган. Саннарга гына күз салыйк: 1958 елда биредә бер меңләп кеше яшәгән. 1976 елда инде аларның саны 300гә калган.

Нина Чекменева сүзләренә караганда, ул елларда авыл халкы күпләп мал, кош-корт асраган. Авыл балта осталары, тимерчеләре белән дан тоткан. Әмма авылда эш булмау сәбәпле, яшьләр акрынлап шәһәргә китә башлый. Гөрләп торган 133 хуҗалыклы авылда 1990 нчы еллар башына инде 78 йорт кына кала. Авылдагы башлангыч мәктәп тә ябыла.

Карда әвәләнү – уңышка

Каратайларның бик күп милли бәйрәмнәре христианнарныкы белән аваздаш. Татарларныкына охшаш йолалары да бар икән. Печән өсте башланыр алдыннан корбанга сарык чала алар. Әмма татарлардан аермалы буларак, аның итен бүлеп таратмыйлар, үзләре өчен генә тоталар.

«Троицаны да зурлап уздырабыз. Зиратка барып, даими рәвештә каберлекләрне чистартып торабыз. Зур өмәләр ясаганда, читкә таралышкан авылдашларга да хәбәр итәбез. Алар да бу эштә бик теләп катнаша», – ди авыл халкы.

Каратайлар бакчаларында күпләп сельдерей үстерә. Алар аны «зуря» дип йөртә. Каратайларда иң изге үләннәрнең берсе санала ул. Авылдагы һәркемдә бар бу үлән. Ул начар энергияне, шайтаннарны куа дип санала. Хәтта клуб янына да шуны утыртканнар. Троица бәйрәмендә ата-ана каберенә дә куялар.

Каратайлар Раштуаны – атна буе, Троица белән Хач мануны икешәр көн бәйрәм итә. Туй алдыннан кыз елату йоласы да бар аларда. Кыз дигәннән, гүзәл затларга бәйле бер йола әле дә сакланган. «7 гыйнвар көнне төштән соң ир-атлар, өйдән-өйгә йөреп, хатын-кызларны карда әвәли. Хатын-кызны карда әвәләсәң, быел уңыш яхшы була дигән ышану яши бездә. Бу эш 8 гыйнвар көнне дә дәвам итә. Эшкә барасыңмы сиң,  кибеткәме – анда эшләре юк. Барыбер, куып тотып, карга батыралар. Моңа беркем үпкәләми дә. Уен рәвешендә уза торган борынгыдан килгән йолабыз бит бу», – ди Нина Чекменева.

Авыл читендә – гыйбадәтханә

Мордва Каратае авылы читендә өр-яңа чиркәү балкып тора. Иске йортлар янәшәсендә аерылып, әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора ул. Гыйбадәтханә зур бәйрәмнәрдә ачыла икән. Ул көнне районның дин әһеле килеп укый биредә. Анда Мордва Каратае халкы гына түгел, күрше авыл кешеләре дә килгәли. Без барган көнне дә  ачык иде ул. Саулык таратучы саналган Изге Пантелеймон көненә туры килдек. Бу көнне чиркәүгә 6–7 апа, әби килгән иде.

Яңа иман йорты өчен каратайлылар шушы авылдан чыккан шагыйрь, журналист Владимир Андреевка рәхмәтле. Узган ел бакыйлыкка күчкән әдип гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган авылы өчен янып яшәгән. Авылдагы чиркәүне торгызу да – аның теләктәшлеге белән башланган эш.

Гыйбадәтханә янында зур булмаган каберлек күзгә ташлана. Үтерелгән Изге Михаилның каберлеге икән бу. Риваятьләргә караганда, Изге Михаил, әти-әнисе ниятенә каршы килеп, дин юлына кереп китә. Идел буенда үзенә часовня төзи ул. Шунда яши, гыйбадәтләрен дә шунда кыла. Озакламый аның янына берөзлексез халык агыла башлый. Изге Михаил аларга гел: «Минем гәүдәм күмелгән җирдә беркайчан да корылык, янгын, давыллар, бернинди бәла-казалар да булмаячак», – дия торган булган.

Шушы сүзе аркасында, аны көннәрдән бер көнне үтереп тә куялар. Бу Сөйки авылы кешеләре булган дип фаразлана. Алар Изге Михаилның мәетен үзләренә алып кайтып җирләп, авылларын алда телгә алынган афәтләрдән азат итәргә җыенган. Әмма ни гаҗәп: изгенең мәете салынган көймә урыныннан да селкенмәгән. Ничек кенә тырышсалар, да аны урыныннан кузгата алмаганнар. Аннары алар мәетне часовняда калдырып китеп барган. 40 көннән мәетне Мордва Каратае кешеләре табып ала да авылларындагы чиркәү төбенә алып кайтып җирли. Совет чорында бу чиркәү тулысынча җимерелгән була.

Шул рәвешле 8 июнь – Изге Михаилның үлгән көне – каратайларда изге көн санала. Бу көнне аның каберенә зиярәт кылалар, чардуганына яңа кулъяулыклар эләләр. Идел буендагы часовняда исә гыйбадәт кылына. Аның янында өч урыннан бәреп чыккан чишмәдән халык су ала. Бу изге су барлык авырулардан шифа санала. Монда килеп теләгән теләкләр дә тиз арада кабул була, ди каратайлар. Совет чорында бу көнне бирегә теплоходлар белән төркем-төркем кешеләр килә торган булган. Корылык елында коммунист җитәкчеләр, махсус автобус биреп, яңгыр сорап дога кылырга дип, бирегә әбиләр җибәрә торган булган. 8 июнь көнне Мордва Каратае авылындагы чиркәүдә дә гыйбадәт кылына.

Шөкер итүдән башлана

Без килгән көнне аннан чыккан апалар: «Әле ярый күңелгә тынычлык табарга шушы храмыбыз бар», – диеште. Менә шулай булганга шөкер итеп, юктан да тәм, ямь табып яши белә алар. Башка милләтләр арасында күпмедер дәрәҗәдә эреп югалсалар да, милли үзаңны, милли йөзләрен сакларга тырышалар. Әнә шунысы игътибарга лаек. Җилнең кайсы якка таба исүен чамаласалар да, төшенкелеккә бирелмиләр, яхшыга өметләнәләр.

– Элек авылда дистәләрчә гаиләләр яшәсә, хәзер барыбыз бер зур гаилә булып яшәп ятабыз. Бер йодрык кебек. Алай булганда бердәмлек зуррак та була әле ул. Шатлыгыбыз да, кайгыбыз да уртак. Туган көннәрне дә авыл белән бергә үткәрәбез. Ялгыз авылдашларыбызны, эшкә соңга калмасын дип, йөгереп кереп уятып чыккан чаклар да бар. Бер-беребезне һәрчак күз уңында тотабыз. Болай яшәү күңелгә үзенә бер рәхәтлек бирә, – дип шөкер итә авылның клуб мөдире.

Сяканя (рецепт)

(каратайларның милли ризыгы)

Кирәк булачак: пилмән камыры, эчлеккә – гөмбә, суган, каймак (чама белән).

Эш тәртибе: Гөмбә, суганны кыздырып, каймак белән болгатабыз. Пилмән камыры басабыз. Аннары шуны тарталетка кебек ясап, тозлы суда пешереп алабыз да, эченә шушы гөмбә катнашмасын тутырабыз. Бик җиңел һәм тәмле кабымлык килеп чыга!

Динә Гыйлаҗиева

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 


Фикер өстәү