60 миллиард: «Миллениум» төзекләндереләчәк, Вознесение тракты ачылачак

Юлларга киртәләр куелачак, Казандагы «Миллениум» күпере төзекләндереләчәк… Яңа төзелүче Вознесение тракты да вакытында кулланылышка тапшырылачак, дип ышандыралар. Татарстанда юл эшләре барышына багышланган матбугат очрашуында шул хакта сөйләштеләр.

Быел Татарстанда юл программаларын тормышка ашыру өчен 60,5 миллиард сумнан артык акча сарыф ителәчәк. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк. Әлеге акчага республикада 52,5 чакрым юл төзеп, 610 чакрым юлны төзекләндерергә җыеналар. Бүген бу эшләрнең 44,8 проценты башкарылган инде. Моннан тыш быел Татарстанда 45 мәктәп маршруты белән 22 медицина оешмасына, 26 спорт һәм туризм объектына илтүче юлны да төзекләндерергә җыеналар. Тоткарлыклар килеп чыкмаса, 2024 елда Казанда Вознесение тракты да ачылачак.

– Киләсе ел өчен финансларның кайсы чыганактан бүлеп биреләчәге әлегә билгесез. Инфраструктур бюджет кредиты акчасын җәлеп итү күздә тотыла. Акча вакытында бүлеп бирелсә, бу объект буенча юлны 2024 елда ук ачып булачак, – ди министр урынбасары.

Татарстан транспорт министры урынбасары Артём Чукин сүзләренә караганда, бүген Вознесение трактының беренче этабында планлаштырылган эшләрнең 67 проценты тәмамланган. Бу проектны тормышка ашыру өчен барлыгы 13,4 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Чукин сүзләренә караганда, яңа төзелүче М12 Мәскәү – Казан трассасында эшләр план буенча бара. «Күпер ике яклап ныгытыла. Җир эшләре, коммуникацияләр уздыру да планлы рәвештә башкарыла», – ди министр урынбасары.

Хәтерләсәгез, күптән түгел Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, М12 трассасы ил тарихында иң тиз төзелгән автомагистраль булачак, дип ышандырган иде. «Бар да без уйлаганча барса, Россия тарихында иң тиз төзелгән автомагистраль булачак бу. 2,5 елда 3830 чакрым юл төзеләчәк», – диде ул үзенең бер чыгышында.  Яңа М12 трассасы буйлап Мәскәүдән Казанга 6,5 сәгать эчендә кайтып булачак.

Киләсе елга Казандагы «Миллениум» күперен дә төзекләндерергә җыеналар. Борисоглебск торак массивындагы күпер дә яңартылачак. «Миллениум» күперендә су кайтару буенча эшләр башкарылачак. Күперләрнең иң «авырткан» урыны инде бу», – ди «Главтатдортранс» оешмасы җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Куканов.

Сүз уңаеннан, бер ел эчендә республика юлларында үлем-китем очраклары арткан.  Артём Чукин сүзләренә караганда, быелның гыйнвар – июль аралыгында республика юлларында 1,7 мең юл һәлакәте килеп чыккан. Аларда 157 кешенең гомере өзелгән. Бу алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 9 очракка күбрәк.

Юл фаҗигаләрен киметү максатыннан Чаллы – Зәй – Әлмәт юлында киртәләр куя башлаганнар. Быел биредә узган ел башланган төзекләндерү эшләре дә тәмамланып килә.

– Бу юлда тулысынча диярлек киртәләр куелачак. 27 чакрымлык киртәнең 22 чакрымы куелды инде. Бу эшне 1 сентябрьгә тулысынча тәмамларга уйлыйбыз. Бу юлда каршы як полосаларга чыгуларга киртә куячак. Шул рәвешле юл фаҗигаләре саны да кимер дип өметләнәбез, – ди Артем Чукин.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү