Юл кадере. Былтыр Татарстан юлларына 248,7 миллиард сум акча түшәгәннәр

Былтыр Татарстан юлларына 248,7 миллиард сум акча түшәгәннәр. Быел «Куркынычсыз һәм имин юллар» илкүләм проекты кысасында гына да республикада 8,2 миллиард сумлык эш башкарылачак. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта юл һәм акча турында сөйләштеләр. Вознесение трактының икенче өлешеннән йөрү бәясе, язгы ташу турында да сүз чыкты.

Кыйммәтле чакрымнар

– Былтыр республикада юлларны төзү, төзекләндерү һәм файдалануга 248,7 миллиард сумнан күбрәк акча тотылды. Бу – рекордлы сан, – диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов. – Республикада моңа кадәр башланган барлык юл эшләре дәвам иттереләчәк. 2024 елда да шул ук тизлектә эшләячәкбез.

Хәер, юлчыларга тел-теш тидерерлек түгел. Былтыр М12 «Көнчыгыш» автомобиль юлы кулланышка тапшырылды. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлында да эш гөрли. Юлчыларның тагын бер горурлыгы: быел М7 һәм М5 федераль трассаларын тоташтырачак Шәле – Баулы түләүле трассасы кысасында төзелүче Алексеевск – Әлмәт юлын төзеп бетерергә ниятлиләр.

– Татарстанда юл эшчәнлегенең асылын «Куркынычсыз һәм имин юллар» илкүләм проектын тормышка ашыру тәшкил итә, – диде Фәрит Хәнифов. – Аның кысасында, республикада 2019–2024 елларда 1371,5 чакрым юл тиешле норматив хәлгә китерелде, 72 күпер төзекләндерелде.

Быел Татарстанда әлеге проектны тормышка ашыруга 8,2 миллиард сум акча тотылачак.

Кечкенәләр дә истә

Федераль дәрәҗәдәге юллар турында сөйләгәндә, «Юл федераль агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» җитәкчесе Илдар Минһаҗев Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы төзелешенә аерым тукталды.

– Биредә төзелешенең техник әзерлеге 46 процент тәшкил итә, – диде ул. – Язгы ташу узганнан соң, юлчылар асфальтның түбән катламын һәм юл өслеген җәю эшенә керешәчәк.

Биредә Чулман елгасы аша күпер дә салалар. «Югары тизлекле трассаның иң зур корылмасында эшнең яртысы беткән», – диде Илдар Минһаҗев. Билгеле булганча, Лаеш районындагы «бөке»ләргә чумган Сокуры авылын да ураячаклар.

– Бу – күптән көтелгән проект. Сокуры бистәсен әйләнеп узып, Казан – Оренбург юл кишәрлеген төзекләндерү 2023–2027 елларга исәпләнгән федераль юл төзелеше планына кертелгән, – диде Илдар Минһаҗев. – Юл төзелеп беткәч, Сокуры авылының үзәк урамы бушаячак.

Зур юллар турында сүз чыккач, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры республикада яшәүчеләрне тынычландырып куярга да ашыкты.

– Зур юллар төзелеше барышында файдаланылып тузган төбәк һәм җирле юлларның барысы да тәртипкә китереләчәк. Мондый юлларның реестры төзелде инде. Без бу юнәлештә эшлибез, – диде Фәрит Хәнифов.

Ташуны көтәләр

Ә менә юлчыларга тынычланырга иртәрәк. Мәш килеп язгы ташуга әзерләнәләр.

– Татарстанда автомобильләр хәрәкәт итә торган 132 юл кишәрлегенә су басу куркынычы яный. Сүз республиканың 27 районы турында бара, – диде «Главтатдортранс» оешмасы җитәкчесе Эдуард Данилов. – Бәла-каза килеп чыккан очракта, әлеге юлларны әйләнеп узу маршрутын тәэмин итү өчен, биредә кизү оештырылачак.

Әйтүләренә караганда, төбәк дәрәҗәсендәге юлларда барлыгы 1093 күпер бар. Шуның 459ы – кечкенә корылмалар. Татарстандагы барлык күперләрнең 65 проценты язгы ташуга әзер икән. «Бүген республика күләмендә күперләр, суүткәргеч торбалар, улакларны чистарту эше дәвам итә. Бу эшне атна ахырында ук төгәлләргә ниятлибез. Күперләр тирәсендә боз калынлыгы уртача 60–90 сантиметр тәшкил итә», – диде Эдуард Данилов. Язгы ташу вакытында Буа районының Килдураз һәм Немчиновка авыллары янәшәсендәге түбән сулы күперләр аша хәрәкәт вакытлыча туктатылачак, дип тә кисәттеләр брифингта.

Түлисе булачак

Ә менә Вознесение трактының икенче өлешеннән йөрү бәясе майда билгеле булачак. Министр шулай диде.

– Вознесение трактының икенче өлеше 8 чакрым чамасы тәшкил итә. Төзелеш бәясе – 18 миллиард сум. Проект дәүләти-шәхси партнерлык кысасында тормышка ашырылачак. Төзелешкә таләп ителгән акчаның яртысы күләмендә федераль грант сорадык. Калганы Татарстан бюджеты һәм инвестор тарафыннан иллегә-илле хисабына башкарылачак, – диде Фәрит Хәнифов. – Проектта  «ТатДорТрансИнвест» АҖнең кече компаниясе катнашу теләген белдерде. Юл бәясенә килгәндә, әлегә исәп-хисап эше бара. Юл түләүле булса да, аның шәһәр эченнән узуын исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә бу мәсьәләгә бик сак караячакбыз. Ул М12 автомобиль юлындагы бәяләргә караганда арзанрак булачак. Безнең акча эшләү максаты юк.


Фикер өстәү