Юлчыларның борчуы юк. 470 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 1148 данә техника әзер

470 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 1148 данә техника. Республика юлчылары кышка тулысынча әзерләнеп беткән. Кар яуса да, боз яуса да, юлга чыгарга куркып торасы юк, дип ышандырды Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов. Юлга түшәлгән акчаны да санап күрсәтте.

Хөкүмәт йортында узган брифингта республикадагы юл эшләре программаларының үтәлеше һәм кышкы чорга әзерлек турында сөйләделәр. “Ел азагына кадәр Татарстанда федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге юл эшләренә 194 миллиард сум акча тотылачак. Бу – республика тарихында рекордлы саннар”, – диде министр. Юлчыларның эше дә күз алдында. Татарстанда М-12 югары тизлекле автомобиль юлы төзелеше дәвам итә. Яңа юл республиканың Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лаеш һәм Питрәч районнары аша узачак. Югары тизлекле юлны 2024 елда төзеп бетерерләр дип көтелә. Республика аша аның озынлыгы 142 чакрым тәшкил итәчәк дип фаразлана. Быел әлеге төзелеш кысасында Татарстанга 101 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Алга китеп булса да, министрдан яңа юлдан хәрәкәт итүнең бәясе турында да кызыксындылар. Фәрит Хәнифов исә ашыкмаска киңәш итеп, мәсьәләнең икенче ягына төртеп күрсәтте. Аның сүзләренә караганда, югары тизлекле юл төзелеше барышында тирә-юнь авыллар тирәсендәге җирле юлларга зыян килгән. Салалар арасындагы таш юл зур техникалар чаптырып йөрүгә исәпләнмәгән. Шуңа күрә йөзләгән чакрым юл таушалып беткән. “Проектны тормышка ашыру кысасында мондый юлларның барысы да тәртипкә китереләчәк”, – дип ышандырды министр.

Ел башыннан бирле 52 чакрым озынлыкта төбәк дәрәҗәсендәге юллар төзелгән һәм үзгәртеп корылган. Моның өчен 3 миллиард сумнан артык акча тотканнар. Тагын шул кадәр чамасы акча гамәлдә булганын төзекләндерүгә сарыф ителгән. Социаль юнәлештәге программалар кысасында республика районнарында 150 чакрым юлга вак таш түшәлгән, 12 фермер хуҗалыгы юллы булган, тагын 14 бакчачылык ширкатенә илтүче юлны тәртипкә китергәннәр.  Татарстанда “Имин сыйфатлы юллар” проектын тормышка ашыру да дәвам итә. Аның кысасында быел юлларга 9 миллиард сумнан артык акча тотылган.

Башкалада да эш кайный. Быел Казанда 127 мең урам яктырган, өстәмә 5 мең машина кую урыны барлыкка килгән. “Агымдагы елда Казанда юл төзелешенә 25 миллиард сум акча бүлеп бирелде, – диде Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. – Шәһәр үсә, шуңа күрә юлларга кытлык зур. Бигрәк тә шәһәр яны бистәләрендә юл салып бетерергә дә өлгермибез, биредә инде яңа урамнар “үсеп” чыга”.

Казанга керү-чыгу юлларында “бөке”ләр бетәме, дип тә сорадылар җитәкчедән. Горький шоссесы ягында юллар алга таба киңәячәк, дип җавап бирде ул. Биредә эш бара инде. Ә менә Мамадыш тракты юлы әлегә ничек бар, шулай калачак. Вәзгыятьне азмы-күпме җиңеләйтү өчен биредә светофор урынына борылып төшү юллары салырга ниятлиләр. Тиздән Казанның тагын бер “капка”сы –  Лаеш районының Сокуры авылы тирәсендәге “бөке” дә куркыныч төш булып истә генә калачак дип фаразлана. Билгеле булганча, федераль проект кысасында әлеге авылны әйләнеп узучы юл салыначак. Тик шунысы да бар: төзелеш шәхси җир кишәрлекләре аша узачак. “Әлеге мәсьәләдә Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән берлектә эш алып барыла. Зыян күрүчеләргә акчалата компенсация түләнәчәк”, – диде Фәрит Хәнифов.

Соңгы арада юлларга бәйле тагын бер борчыган мәсьәлә: Казанда җәмәгать транспортына бәяләр 2 сумга арту-артмауга бәйле исә төгәл мәгълүмат юк. Бу хакта имеш-мимешләр бу атнада пәйда булды. Әйтүләренә караганда, юлда йөрү бәясе 2 сумга артачак. “Бу – һәр гаиләгә диярлек кагыла торган мәсьәлә. Шуңа күрә нинди дә булса карар кабул иткәнче, иң элек җентекләп уйларга кирәк”, – диде министр.

Гамәлдәге юлларны кыш көне тәртиптә тотарга да вәгъдә иттеләр.

— Без кышка әзер, – дип ышандырды Фәрит Хәнифов. – Кирәкле тоз-ком катнашмасы да, техника да, эшчеләр дә җитәрлек.

Узган ялларда беренче кар явып күрсәтте инде. Казанда, мәсәлән, айлык норманың өчтән бере күләмендә кар яуган. “Юл хезмәтләре шәһәрдән 17 мең тонна кар чыгарды”, – диде Игорь Куляжев. Аның сүзләренә караганда, башкалада явым-төшемнәргә каршы көрәшкә 74 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләп куйганнар. “Карның күплеге түгел, ә аның туктамыйча ишеп явуы кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин”, – диде җитәкче. Һава торышы якын арада ук кышка әзерлекне сынап та карамакчы ахры. Синоптиклар фаразларына ышансаң, алдагы көннәрдә буран һәм бозлы яңгырлар көтелә. Юлчыларга ышан, үзең кымшан, кыскасы.

Эльвира Вәлиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү