Юллар кышка әзерме?

Юл эшләренең тынганы юк инде аның. Саннарга карасаң да, республика юлларын тәртипкә китерүгә шактый көч киткәнен аңларга була. Әйтик, 2021 елда юлларны төзү, төзекләндерү һәм рәткә китерү өчен 38,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Машина белән җилдереп үтәрлекләре дә, төзелеш эшләре төгәлләнмәгән юл өлешләре дә бар әле. Кышка нинди нәтиҗәләр белән керәбез? Хөкүмәт йортында шул хакта сөйләделәр.

Федераль программа булыша

Нигездә, Татарстан юлларын тәртипкә китерү «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты ярдәмендә башкарыла. Аның кысасында Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге юлларда төзекләндерү алып барыла. Гомумән алганда, шушы өч агломерация 2,5 меңнән артык чакрым юлны үз эченә ала. 2021 елда федераль программа нигезендә матди ярдәмнең күләме 12,186 млрд сумны тәшкил иткән.

– Максат итеп куйган эшләрне башкардык, – ди Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов. – Республика быел да илкүләм проектны тормышка ашыруда яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен бүләк алды. Истәлекле дипломны 84 төбәкнең 11е алды.

Министр чыгышыннан аңлашылганча, төбәк әһәмиятендәге 96,7 чакрым озынлыкта 51 юл участогы төзекләндерелгән. Казан агломерациясенә кергән 61,6 чакрым озынлыктагы 32 участок яңартылган. Чаллы агломерациясенә караган 9 объектта төзекләндерү эше башкарылган (48,4 чакрым юл). Түбән Камага караган 11,1 чакрым юл тәртипкә китерелгән.

Борчылырга кирәкми

Министр әйтүенчә, юл хуҗалыгы кышка тулысынча әзерлекле булып аяк баса.

– Беренче кар-бураннар техниканың әзерлеген сынады. Борчылырга кирәкми. Юл хезмәте оешмалары карамагында 1157 берәмлек махсус техника бар, алар ГЛОНАСС системасына тоташкан. Аерым алганда, бу – 316 юл машинасы, 140 автогрейдер, 117 ротор һәм 497 берәмлек башка төр техника. Кышкы чорда юлларны тәртиптә тоту өчен 52 бозлавыкка каршы материал базасы, техника өчен 67 җылы тукталыш, юл эшчеләре һәм машина йөртүчеләр ялы өчен 59 бина каралган. Тайгак юлга сибәр өчен, 395 мең тонна тоз-ком кушылмасы, 79 мең тонна техник тоз әзерләнде, – диде Фәрит Хәнифов.

Һава торышы көйсез чакта юлга чыгу тыелачак. Бу – ел саен кулланыла торган тәҗрибә инде. «Кичке алтыдан иртәнге алтыга кадәр пассажир ташучы транспортны туктатып тора идек. Кыш – кыш инде ул. Бу куркынычсызлык өчен шулай эшләнә», – диде тармак башлыгы.

Җәен яңгыр коесы тулса, кышын юлда кар көртләре өелә. Башкала эчендәге юлларны ничек чиста тотарга җыеналар соң?

– Шәһәр юлларының озынлыгы 1950 чакрымны тәшкил итә. 21,5 млн кв.м мәйданны чистартабыз. Бу эшкә 550 берәмлек техника җәлеп ителә, – диде Казанның Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альберт Ибраһимов. – Бозлавыкка каршы материал әзерләнде. 80 мең тонна тоз-ком кушылмасы һәм 32 мең тонна реагент бар.

Техникасы да, чималы да бар-барын, әмма эшче кулларга кытлык сизелә. «Аерым алганда, механизатор-йөртүчеләр җитми. Бу мәсьәләне хәл итәргә тырышабыз: килешүләр төзелә, акчаны арттырабыз», – дип ышандырды Альберт Ибраһимов.

Тагын бер яңалыклары: Казан эчендәге юлларда чисталыкны контрольдә тота торган навигация системасын видеокүзәтү белән җиһазларга җыеналар. Урынбасар әйтүенчә, бу махсус техниканың йөрешен һәм вазгыятьне контрольдә тоту өчен дә бик мөһим.

«Баштарак авыр булачак»

Атна башыннан җәмәгать транспортында QR-код белән генә йөрергә мөмкин. Бу транспорт чараларының эшенә тәэсир иткәнме? Министр үзгәреш сизмәгән.

– Транспорт чараларын юлга чыгару гамәлдәге пассажирлар агымы нигезендә башкарылды. Рейслар саны кимемәде. Метро да элеккечә эшләде. QR-код тикшерү транспорт эшенә йогынты ясамады. Берничә очрак транспорт тоткарлану белән бәйле иде, – диде Фәрит Хәнифов.

Шулай да, чикләүләр кертелгәннән соң, Казандагы пассажирлар агымы – 25, ә Татарстанда 18 процентка кимегән. Башкача әйткәндә, транспортта Казан буенча 437 мең, Татарстан буенча 125 мең кешегә азрак йөргән.

– Баштарак авыр булыр инде. Аннан соң барысы да үз урынына кайтыр, җайланыр. Без тиз ияләшәчәкбез, – дип өметләнә министр.

БЕЛЕП ТОР!

«Главтатдортранс»ның тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» номеры: 8 (843) 291-91-91. Шушы номер буенча Татарстанның транспорт комплексы торышына бәйле мәгълүматны хәбәр итәргә мөмкин.

Транспортта QR-код куллануга бәйле сорауларны исә 8 (843) 291-90-12 номерына шалтыратып җиткерергә була.

Татарстанда федераль әһәмияттәге 33 чакрым юл төзекләндерелгән.

Төбәк юлларында 79,4 чакрым автомобиль юлы, 1 юл үткәргеч һәм 6 күпер төзелгән һәм яңартылган, 488,9 чакрым юл һәм 5 күпер төзекләндерелгән.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү