Болгариядә булган юл-транспорт һәлакәтендә дүрт яшьлек игезәкләр үлгән

Болгариядә автобус һәлакәтендә имгәнеп үлгән иң кечкенә пассажирлар — Төньяк Македониядән дүрт яшьлек игезәкләр Луан һәм Альбан Әхмәти, дип яза «Слободен печат».

Автокатастрофада һәлак булган иң өлкән пассажирга 63 яшь булган. Албания Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Олта Джечка мәгълүматларына караганда, һәлак булганнарның барысы да Төньяк Македониядән булган. Премьер Зоран Заев элегрәк Сербиянең бердәнбер гражданины Прешеводан Люзим Сөләймани һәм аның Куманнан килене исән калуын әйтте.

Искәртәбез, бүген Болгариядә автобус катнашында зур юл-транспорт һәлакәте булды. 45 кеше үлде, шуларның 12се-балалар.


Фикер өстәү