Чулпан Хаматова «Ел хатын-кызы» исеменә лаек булган

Актриса Чулпан Хаматова «Ел хатын-кызлары — 2021» премиясенең «Ел хатын-кызы» номинациясендә лауреат булган.

«Мин хатын-кыз булуым белән бәхетлемен, чөнки нәкъ менә бүген минем әйләнә-тирәмдәге хатын-кызлар күпкә кыюрак, җаваплырак һәм ирклерәк. Барыгызга да мәхәббәт телим», — дигән «Сахаров. Две жизни» фильмы һәм башка эшләре өчен төп бүләкне алган Чулпан Хаматова. Бу хакта Glamour журналы хәбәр итә.

«Ел хатын-кызлары — 2021» премиясенең башка номинацияләрендә җиңүчеләр: журналист Катерина Гордеева, Россия гимнасткалары Дина һәм Арина Авериналар, актриса Ирина Старшенбаум. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән Glamour журналы сайтында танышырга була.

Glamour журналы «Ел хатын-кызлары» премиясен унҗиденче тапкыр үткәрә. Узган елны премиянең исеме үзгәрде — «Ел хатын-кызлары» (аңа кадәр «Ел хатын-кызы» иде). Оештыручылар билгеләвенчә, ул һәр җиңүченең әһәмиятен искәртеп тора.


Фикер өстәү