Владимир Путин Дина Аверинаны дөнья чемпионатында алтын медаль яулавы белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Дина Аверинаны 2021 елда Китакюсюда (Япония) узган нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулавы белән котлады.

– Сез быелгы дөнья чемпионатында искиткеч  чыгыш ясадыгыз. Мондый искиткеч уңыш-сезнең хезмәт сөючәнлегегез, талантыгыз, сайлаган эшегезгә эчкерсез, чиксез мәхәббәтегез өчен зур, лаеклы бүләк. Сезгә изге теләкләремне юллыйм «, — диелгән Кремль сайтында урнаштрылган Президент телеграммасында.

Кичә Динә Аверина туп һәм боҗра белән күнегүләрдә алтын медаль яулады. Бүген, 28 октябрьдә, тасма белән күнегүләрдә финал, Токиода узган Олимпиада кебек үк, судьялар җәнҗалы белән тәмамланды.

Нәтиҗәдә, белорус кызы Алина Горноськодан калышып, игезәк Авериналар алтынсыз калды.


Фикер өстәү