Путин Олимпиадада катнашкан спортчыларны бүләкләү турындагы карарны имзалады

Владимир Путин Токиодагы Олимпиадада үзләрен күрсәткән спортчыларга орден һәм медальләр тапшыру турындагы боерыкны имзалады. Бу хакта  рәсми интернет портал хәбәр итте.

Документта спортчылар «илебез спорты үсешенә зур өлеш керткән, Токио шәһәрендә (Япония) 2020 елгы ХXXII Олимпиада уеннарында күрсәтелгән югары спорт казанышлары, ихтыяр көче, ныклык һәм максатка омтылганлык өчен» бүләкләнә диелгән.

Россия спортчыларына Александр Невский орденнары, Мактау ордены, Дуслык ордены, «Ватан алдындагы казанышлар өчен» I дәрәҗә ордены медале һәм «Ватан алдындагы казанышлар өчен» II дәрәҗә орден медале тапшырылачак.

Токиода узган Олимпия уеннарында Россия спортчылары 20 алтын, 28 көмеш һәм 23 бронза медаль яулап, медаль зачетында бишенче урынны алдылар. Гомуми медальләр саны буенча безнекеләр (71) бары тик АКШ (113) һәм Кытай командаларыннан (88) гына калышып, өченче урынны яулады.


Фикер өстәү