Камилә Вәлиевага Дуслык ордены тапшырылачак

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева Дуслык ордены белән бүләкләнәчәк. Бу хактагы документ хокукый мәгълүмат буенча рәсми интернет-порталда урын алган.

Пекиндагы Олимпия Уеннарында өч мәртәбә чемпион исемен яулаган чаңгычы Александр Большунов Александра Невский ордены белән бүләкләнәчәк. Фигралы шуу буенча команда ярышларда җиңү яулаган спортчылар – Камилә Вәлиева, Александр Галләмов, Анастасия Мишина, Марк Кондратюк һәм Виктория Синицина, хатын-кызлар арасында шәхси ярышта чемпион булып танылган Анна Щербакова, чаңгы узышлары буенча ир-егетләр һәм хатын-кызлар эстафеталарында беренче урынны алган Наталья Непряева, Татьяна Сорина, Вероника Степанова, Юлия Ступак, Сергей Устюгов һәм Алексей Червоткин Дуслык орденына лаек дип табылган.

Пекин Олимпиадасында медаль откан Россия спортчыларының барысы да дәүләт бүләкләренә ия булачак. Билгеле булганча, араларында Татарстаннан 5 спортчы бар. Әйтик, хоккей турнирында икенче урынны алган “Ак барс” уенчылары – капкачы Тимур Билалов белән Дмитрий Воронков, трамплиннан сикерү буенча команда ярышларында көмеш медаль яулаган Данил Садриев I дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медаленә ия булачак. Фигуралы шууда спорт парлары ярышында икенче урынны алган Евгения Тарасовага һәм сноубордчылар ярышында бронза медаль откан Вик Вайлдка II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале тапшырылачак.


Фикер өстәү