Татарстан чаңгычысы Пекинда узачак Олимпиадада чыгыш ясаячак

Татарстан чаңгычысы Христина Мацокина Россия җыелма командасы составында Олимпиадада чыгыш ясаячак. Уеннар 2022 елның 4 февраленнән 20 февраленә кадәр Пекинда узачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кышкы Олимпия уеннарында чаңгычылардан Наталья Непряева, Юлия Ступак, Татьяна Сорина, Анастасия Рыгалина, Вероника Степанова, Лилия Васильева, Мария Истомина, Александр Большунов, Сергей Устюгов, Александр Терентьев, Алексей Червоткин, Иван Якимушкин, Денис Спицов, Илья Семиков һәм Артем Мальцев та катнашачак.


Фикер өстәү