Канадага ярдәм. “Ак барс”тан 4 чит ил уенчысы Олимпиадага бара

Киләсе атна ахырында Пекинда Кышкы Олимпия Уеннары башлана. Билгеле булганча, җыелма командага Татарстаннан да 8 спортчы чакырылды. Алардан тыш, Кытай башкаласына «Ак барс»тан тагын 4 чит ил хоккейчысы юл тота. Алар АКШ һәм Канада командалары составында чыгыш ясаячак.

Океанның теге ягындагы НХЛ түрәләре үзләрендә уйнаучы хоккейчыларны Олимпиадага җибәрмәскә карар кылгач, КХЛдагы егетләргә Пекинга юл ачылды. Дөресен әйткәндә, Казаннан капкачы Тимур Билалов белән һөҗүмче Дмитрий Воронковның да Россия җыелма командасына эләгү ихтималы зур түгел иде. Бездә чыгыш ясаган чит ил хоккейчылары белән дә шул ук хәл. Әмма коронавирус спорт дөньясының да астын өскә китерә. Моңарчы бер мәртәбә дә җыелма командага чакырылмаган егетләр 4 елга бер мәртәбә уздырыла торган зур турнирда үз илләренең данын яклаячак.

АКШ җыелма командасына «Ак барс»тан Стивен Кэмпфер чакырылды. Моңа кадәр аның төп җыелма команда составында уйнаганы булмаган. Дөрес, 2005 елда 18 яше тулмаган уенчылар арасында Глинка/Гретцки Кубогында чыгыш ясаган. Кэмпфер «Ак барс»та беренче сезонын уздыра. 46 очрашуда 30 очко туплап, Казан командасының иң нәтиҗәле сакчысы булып танылды.

Канада җыелма командасына чакырылган Джордан Уил да «Ак барс»та беренче елын уйный һәм 30 очко белән «Ак барс»ның иң нәтиҗәле һөҗүмчеләреннән санала. Ул да заманында Канада данын юниорлар арасында узган турнирда гына яклаган. Уилдан тыш, бу ил җыелма командасы составына Марк Барберио белән Джейсон Демерс та керде. Барберионың да төп җыелма командага тәүге мәртәбә чакырылуы, Демерс исә 2017 елгы дөнья чемпионатында 10 очрашуда чыгыш ясаган булган.

Хоккейны игътибар белән күзәтеп бармаган тамашачы Барберио белән Демерсны белеп бетермәскә дә мөмкин. Алар «Ак барс»ка әле декабрь аенда гына килеп кушылды һәм Казан командасы белән 5–6 матчта гына бозга чыкты. НХЛда 272 матчта чыгыш ясаган Барберио Казанга килгәнче Швейцариядәге «Лозанна»да уйнады. Демерсның тәҗрибәсе зуррак: НХЛда ул 699 очрашуда чыгыш ясаган. «Ак барс» аны Мәскәүгә Канада җыелма командасы белән Беренче канал Кубогына килгән җиреннән алып калды.

Шулай итеп, «Ак барс» Россия генә түгел, Канада җыелма командасына да уенчылар әзерләде булып чыга. Иң кызыгы: киләчәктә ни көтәсе дә билгесез. Чөнки КХЛда сезон туктап калды һәм калган матчларның булу-булмавы әле дә хәл ителмәгән.

Фото: ak-bars.ru


Фикер өстәү