Егетләргә авыррак булачак: Пекинда узасы Кышкы Олимпиадага Татарстаннан кемнәр барырга мөмкин?

Россия Олимпия комитеты киләсе елның февралендә Пекинда узасы Кышкы Олимпиадага барырга мөмкин спортчыларның исемнәрен атады. 599 кандидат арасында Татарстаннан 20 спортчы бар. Күбесе – хоккейчылар. Дөрес, аларга Олимпиадага барып җитү җиңел булмаячак. 

Татарстаннан Олимпиадага бару өчен әзерләнәчәк спортчыларның 5е – чаңгычылар. Болар – Христина Мацокина, Анна Нечаевская, Андрей Ларьков, Артем Николаев һәм Антон Тимашов. Билгеле булганча, соңгы елларда республикада спортның бу төренә аерым игътибар бирелә. Нәтиҗәсе дә юк түгел. Әйтик, Андрей Ларьков моннан 3 ел элек Пхенчханда узган Олимпия Уеннарында эстафетада – көмеш, 50 чакрымлык узышта бронза медаль яулады. Ул әле дә Татарстандагы ир-егет чаңгычылар арасында иң көчле спортчы санала. Дөрес, узган сезон 32 яшьлек чаңгычы өчен уңышлы булмады. Ул коронавирус белән авырды. Шуның аркасында халыкара ярышларда чыгыш ясый алмады. Россия чемпионатында исә март аенда ике бронза һәм бер алтын медаль отты. Анна Нечаевскаяның да Пхенчхан Олимпиадасында эстафета ярышында откан бронза медале бар. Әмма узган кыш Анна өчен дә уңышлы булып санала алмый. Христина Мацокина узган сезондагы иң яхшы нәтиҗәсенә юниорлар арасында дөнья беренчелегендә иреште. Анда ул икенче урынны алды. 25 яшьлек Антон Тимашов исә Россия Кубогы финалында скиатлон ярышында беренче урынны алды.

Чаңгы белән трамплиннан сикерү ярышларына Лениногорскидан 25 яшьлек Данил Сабриев әзерләнә. Пекинга барачак сноубордчылар исемлегенә исә Милена Быкова, Виктор Вайлд, Дмитрий Сарсембаев, Владислав Хадарин эләгергә мөмкин. Милена Быкова моннан 3 ел элек Пхенчханда узган Олимпия Уеннарында да чыгыш ясаган иде. Анда ул үз төрендә 10 нчы булды. Аның каравы ике ел элек Красноярскида узган Универсиадада алтын һәм көмеш медальләр яулады. Бу исемлектә иң танылган кеше, әлбәттә, Виктор Уайлд. АКШта туып-үскән әлеге спортчы Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясап, Сочи Олимпиадасында чемпион исемен яулады. Төп геройларның берсе дип игълан иттеләр. Чөнки аңа кадәр Россия сноубордчыларының мондый уңышка ирешкәне юк иде. Дөрес, соңгы елларда ул медальләр белән сөендерә алмады. Ә 2019 ел ахырыннан Виктор Уайлд Татартан спортчысы булып санала.

Фигуралы шуу ярышларында чыгыш ясаучы Евгения Тарасова исә әле ике көн элек кенә АКШтагы Гран-при турнирында Владимир Морозов белән бергә җиңү яулады. Алар әле дә Россиядә иң көчле парлардан санала. Фигуралы шуу ярышларына әзерләнәчәк спортчылар арасында тагын бер якташыбыз бар. Камилә Вәлиева – дөньяда иң өметле спортчыларның берсе. Казанда туып-үссә дә, туташ Мәскәү спортчысы санала.

Пекинга бару ихтималы булган хоккейчылар арасында 119 спортчы бар. Шуларның 9ы – «Ак барс» вәкилләре. Болар – капкачылар Тимур Билалов белән Игорь Бобков, сакчылар Даниил Журавлёв, Никита Лямкин, Дмитрий Юдин, һөҗүмчеләр Дмитрий Воронков, Артём Галимов, Николай Коваленко һәм Илья Сафонов. Олимпиадага кайсы барып җитә алыр? Катлаулы сорау. Чөнки тренерларның өстенлекне НХЛда чыгыш ясаучы егетләргә бирәсен чамалавы кыен түгел. Океан аръягындагы хоккей түрәләре берәр сәбәп табып, үзләрендәге хоккейчыларны Пекинга җибәргән очракта, әлбәттә. Аларга рөхсәт бирелсә, КХЛда, ягъни Россиядә уйнаучыларга аеруча тырышырга туры киләчәк.

Хоккейчылар исемлегендә 46 хатын-кыз да бар. Араларында якташларыбыз да аз түгел. Әмма, республикада хатын-кыз хоккей командасы булмау сәбәпле, барысы да башка төбәкләрдә уйный. Димәк, аларның спортчысы булып санала. Шулай да исемнәрен искә төшерү артык булмас. Пекинга Кукмарада туып-үскән Фәнүзә Кадыйрова, Ландыш Фәләхова (Саба), Лиана Ганиева (Актаныш), Ольга Сосина (Әлмәт) барырга мөмкин.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фото: http://ski-tatarstan.ru


Фикер өстәү