Кечкенә авылларга сыйфатлы интернет кертеләчәк

Быел Татарстанда халык саны 100дән 500 кешегә кадәр булган 61 авылга 4G-интернет (югары тизлекле мобиль интернет) кертеләчәк.

Узган елда 305 авыл халкы үзләренең смартфонында сыйфатлы интернетка тиенгән. Бу хакта Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Гомумән алганда, илдә 2030 елга кадәр «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы буенча 24 меңләп кечкенә авыл  шундый элемтә белән тәэмин ителергә  тиеш. Быел  ул Россиянең 2002 авылында пәйда булачак.

Республикада 3087 авылның 1335ендә 3G һәм 4G элемтә юк. Бу – чама белән 200 мең кеше, ягъни төбәктәге халыкның 5,5 проценты рәтле-башлы интернеттан файдалана алмый, дигән сүз.


Фикер өстәү