Интернетсыз интегүчеләрне сөенечле яңалык көтә

Интернетсыз тормышны күз алдына да китереп булмый, бу хәзер әкият кебек тоеладыр инде. Әмма замана мөмкинлегеннән файдалана алмаган урыннар да бөтенләй юк дип тә әйтә алмыйбыз. Мәсәлән, Татарстанның 1335 торак пунктында телефон аша интернетка кушылу мөмкинлеге әле дә юк. Тик андыйларны да тиздән куандырачаклар.

Хөкүмәт Йортында узган журналистлар белән очрашуда билгеле булганча, югары тизлекле мобиль интернет тарата торган база станцияләре төзелергә тиеш булган торак пунктларны халык үзе сайлаячак. Россиянең “Дәүләт хезмәтләре” порталында шуңа бәйле тавыш бирү узачак. Ил күләмендә барлыгы 2 мең торак пункт сайланачак. Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев әйтүенчә, тавыш бирү өчен республикадан шундый 61 җирлек сайлап алынган.

– Киләсе елдан Россиянең кечкенә торак пунктларын мобиль интернет белән тәэмин итү буенча федераль программа эшли башлаячак. Интернет челтәренә тоташмаган 100-500 кеше яшәгән торак пунктларда LTE мобиль интернетының база станцияләре урнаштырылачак, – диде Альберт Яковлев.Тавыш бирү 2021 елның 15 ноябренә кадәр оештырыла. Аның нәтиҗәләре gosuslugi.ru сайтында бу елның 24 декабрендә урнаштырылачак.

Моннан тыш министр урынбасары “Россиянең цифрлы икътисады” илкүләм программасының иң төп проектларының берсе булып “Цифрлы инфраструктура” проекты нәтиҗәләре турында да сөйләде. Аның кысасында социаль әһәмияткә ия оешмаларны – мәктәп, урта һөнәри белем бирү оешмалары, фельдшер-акушерлык пунктлары, сайлау комиссияләре, янгын сүндерү частьлары, полиция бүлекчәләре, җирле үзидарә һәм башкаларны интернет белән тәэмин итү каралган.

– Хәзерге вакытта Татарстан югары тизлекле интернетка тоташтырылган социаль әһәмиятле объектлар саны буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында тора, – диде Альберт Яковлев.
2019-2021 елларда “Россиянең цифрлы икътисады” илкүләм проектын тормышка ашыру кысасына җепселле-оптик элемтә линияләренә республикадагы 3527 объект тоташтырылган. Бу эшләрнең төп күләме 2021 елга туры килгән. Быел 2296 объектны югары тиезлекле интернетлы иткәннәр. Шулар арасында1613 фельдшер-акушерлык пункты; 697 авыл җирлеге администрациясе бинасы; 584 мәктәп; 458 мәдәният корылмасы; 110 янгын часте һәм постлар; 46 Росгвардия объекты; 19 полиция пункты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: интернет кергән объектларның 98 проценты авыл җирендә урнашкан.

Татарстан халкының 97 проценты интернетка керү мөмкинлеге булган урыннарда яши. Федераль программа кысасында, 100 процент күрсәткечкә 2030 елда ирешергә ниятлиләр. Тик Татарстан 3-4 елдан соң республика торак пунктларның 99 проценты сыйфатлы кәрәзле элемтә һәм интернеттан файдалана алачак, дип ышандыралар.


Фикер өстәү