Путин Татарстан Өстәл теннисы федерациясе вице-президентына рәхмәт белдергән

Россия Президенты Владимир Путин “Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясе” төбәк иҗтимагый оешмасы вице-президенты Геннадий Аргаковка Рәхмәт белдерү турында боерыкка кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталына урнаштырылган.

“Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары, күп еллар буе намус белән эшләве өчен Россия Федерациясе Президенты Рәхмәтен белдерергә”, – диелә боерыкта.

Шулай ук хезмәттәге казанышлары, күп еллар буе намус белән эшләве өчен Мәскәү шәһәренең “Издательство ВЕЧЕ” генераль директоры Леонид Палькога һ.б. Рәхмәт белдерелгән.


Фикер өстәү