Владимир Путин Украина гражданлыгына ия булган Россия гражданнарына кагылышлы указга кул куйган

Владимир Путин Украина гражданлыгына ия булган Россия гражданнарының хокукый хәленең үзенчәлекләре турында указга кул куйган. Әлеге документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

Россия Президенты Владимир Путин Украина паспортына ия булучы Россия гражданнары белән дәүләт органнары арасында үзара мөнәсәбәтләренең тәртибен раслаучы указга кул куйган. Әлеге документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.

Моңа кадәр Дәүләт Думасы Украина гражданлыгыннан баш тарткан Россия гражданнарының Украина гражданнары өчен күздә тотылган хокуклар һәм бурычларга бәйле гамәлләр кылмаска тиешлекләре турында закон кабул иткән. Яңа указ таләпне бозган очракта Эчке эшләр министрлыгы гамәлләренең тәртибен аныклый.

Закон бозу ачыкланган очракта, бу хакта Эчке эшләр министрлыгының территориаль органына хәбәр ителәчәк. Шуннан соң Украина гражданлыгыннан баш тарту турындагы гаризаны кабул иткән орган тикшереләчәк.


Фикер өстәү