Владимир Путин яңа түләүләргә бәйле указга кул куйган

Россия Президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү турында указны имзалаган, дип хәбәр итә РИА Новости.

“Балалы гаиләләрне социаль ярдәм белән тәэмин итү максатыннан чыгып, карар кабул итәм: 1. 2021 елның август – декабрендә Россия территориясендә яшәүче түбәндәге РФ гражданнарына 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне булдырырга: а) РФ гражданлыгына ия булучы, 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның (бала 2021 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча 6 яшь тулган очракта) әтисе яки әнисенә (уллыкка (кызлыкка) алучыларга, опекуннарга, попечительләргә); РФ гражданлыгына ия булучы, төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге инвалидларга, физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга, яки аларның әтисе яисә әнисенә (законлы вәкилләренә)”, – диелә указда.


Фикер өстәү