Аквапаркта булган фаҗиганың нечкәлекләре ачыкланды

1 июль кичендә Кировта «Дуслык» аквапаркында 11 яшьлек бала батып үлгән. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыкланды.

Аквапаркта малай әнисе һәм әнисенең ахирәте белән ял иткән була. Башта алар барысы да бер секторда була, ә аннары малай башка секторга китә. Әнисе кечкенәрәк балалар белән урында кала. Вакыт узгач, малайны бассейн төбендә үле килеш табып алалар. Бала йөзгән җирдә коткаручы булмаганы да билгеле.

Аквапаркта су коенганда 11 яшьлек малай батып үлгән


Фикер өстәү