Батып үлгән 21 яшьлек тәрбияче «хушлашу» видеосы урнаштырган булган ВИДЕО

 27 июньдә, Киров өлкәсенең Малмыж районы Иске Бурец торак пункты янында 21 яшьлек тәрбияче кыз батып үлгән, дип хәбәр иткән идек. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыкланды. Зәлидә Сибгатуллина үлемен тойгандай инстаграм битендә саубуллашу видеосы урнаштырган булган.

Зәлидә һәм аның әти — әнисе Нократ елгасы буена ял итәргә килә. Су коенган вакытта кыз кинәт югала. Әти-әнисе коткаручыларны чакырта, тик кызны шунда ук табып булмый. Берничә сәгатьтән соң кызның мәетен чыгаралар. Белгечләр версиясе буенча, Зәлидәне су әйләнеше төпкә алып киткән. Фаҗигадән соң ике көн узгач аны җирләгәннәр, дип яза «Биектау | Биектау» VK-пабликы.

21 яшьлек Зәлидә Сибгатуллина инде ике ел Кукмара районының «Тургай» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Хезмәттәшләре аны профессиональлеге һәм һәр бала белән уртак тел таба алуы өчен югары бәяли.

Үлеменә берничә көн кала Зәлидә үзенең инстаграмында елга ярында елмаеп төшкән бәхетле видеосын урнаштырган булган. Кыз анда кул болгап оператор белән саубуллаша. «Елмаю белән сагышны, сабырлык белән кыенлыкларны җиңәчәкбез», — дип имзалаган ул видеоны.

Зәлидәне югалту аның якыннары. туганнары, дуслары өчен генә түгел хезмәттәшләренә дә авыр бирелгән:

— Бу кайгыны сүзләр белән генә аңлатып булмый — зур югалту. Зәлидә Илдар кызы үзен игелекле, ярдәмчел, актив, ачык кеше буларак күрсәтте, ул киләчәккә максат куйган, ярдәм итә торган шат күңелле кыз иде. Без аны белүебез белән бәхетле, һәм ул безнең йөрәкләрдә мәңгегә якты кояш булып калачак, дигән «Тургай» балалар бакчасы җитәкчелеге.


Фикер өстәү