15 сентябрьдә кич белән Югары Кама районының (Киров өлкәсе) Рудничный бистәсендә 15 яшьлек кыз югалган.
Вакыйга урынына тикшерү идарәсе криминалисты, эчке эшләр органнарының оператив хезмәткәрләре составындагы тикшерү-оператив төркеме чыккан.
16 сентябрьдә эзләү чаралары барышында кызның гәүдәсе табылган. Башлангыч тикшерү эшләре нәтиҗәсендә, аның үлеменә катнашы булган кеше ачыкланган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat