Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында «Ат көне» бәйрәмен ачты.
«Ат безнең өчен хайван гына түгел, ул — безнең атрибут. Безнең ата-бабаларны аттан башка күз алдына китереп булмый. Бүген атларга күп игътибар бирергә тырышабыз», — диде ул.
Бүгенге бәйрәмгә Саха (Якутия) республикасы башлыгы Айсен Николаев килде.
Без беләбез: Саха (Якутия) — Россиядә атчылык үзәге. Без анда булдык. Безгә Якутиягә кадәр ерак әле, әмма без үзебезнең токымны, бәйрәмне булдырдык. Кеше күбрәк җыелсын өчен җылырак көнне сайласак, әйбәтрәк булыр», — диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов оештыручы, тамашачы, җанатарларга рәхмәт сүзләрен әйтте. Катнашучыларга уңышлар теләде.
Көн яңгырлы булуга карамастан, ат чабышлары да, «Аударыш» уены да оештырылды.